Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газета Кама Тамагы штп. Комаров урамындагы 5 нче йорт өчен “Кулай мохит” программасы эшен күзәтеп торачак

Агымдагы елның 7 июнендә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле" бүлегенә хәбәр килгән: "Кама Тамагы штп, Комаров урамы 5 нче йортның өченче катында (1 һәм 2 подъезд) яшәүче ике I группа коляскалы инвалид урамга чыга алмый, чөнки йорт подъездында пандуслар юк. 20 июньдә муниципаль район башкарма комитеты әлеге йортны «Кулай...

Агымдагы елның 7 июнендә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле" бүлегенә хәбәр килгән: "Кама Тамагы штп, Комаров урамы 5 нче йортның өченче катында (1 һәм 2 подъезд) яшәүче ике I группа коляскалы инвалид урамга чыга алмый, чөнки йорт подъездында пандуслар юк. 20 июньдә муниципаль район башкарма комитеты әлеге йортны «Кулай мохит» программасына кертү буенча 2017 елга ТР ГКУ ГИСУга заявка биргән. Әлеге заявканың инициаторы - ТРның кеше хокуклары буенча Кама Тамагында вәкаләтле вәкил Гөлчәчәк Гыйлмуллинага йортның "Кулай мохит" программасына кертелүе турында хәбәр килде, башкарылу срогы 1.09.2017 ел. Бу мәсьәлә газетабызда да берничә тапкыр күтәрелде. Аны Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин контрольдә тота. Ләкин барысы да финанс кытлыгына килеп терәлә иде. Хәзер мәсьәлә уңай хәл ителер дигән өмет барлыкка килде. Район газетасы Комаров урамындагы 5 нче йорт өчен "Кулай мохит" программасы эшен күзәтеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев