Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галстуклы ил

Быелгы ел- балалар хәрәкәте тарихында юбилей елы. 19 майда пионер оешмасы төзелүгә 90 ел булды. Өлкән буын үзенең пионерлы балачагын, пионер учакларының романтикасын, тимурлык рейдларын, тимер калдыклары һәм макулатураны җыюны яхшы хәтерли.

Пионер оешмасы үсеп килүче буынны патриотик, әхлакый тәрбияләү максатларында булдырыла, балалар һәм яшүсмерләрне берләштерүче көчкә әверелә.
Узган гасырның 90нчы елларында куәтле иҗтимагый оешма билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә ил күләмендә юкка чыкты, элеккеге пионериянең кайбер ячейкалары гына калды. Пионер оешмасы куйган бурыч һәм максатлар җәмгыять һәм хөкүмәт өчен һәрвакыт актуаль булды. Шуңа аны дәвам итүчеләр барлыкка килде. 1990 елның 15 сентябрендә хәзерге вакытта үз сафларында йөзләрчә мең әгъзаны берләштергән "Татарстан варислары союзы" оештырылды.
Балалар һәм өлкәннәрне эшчәнлекләрендә берләштергән иҗтимагый союзның төп идеясе - үз халкыңның мәдәни-тарихи мирасының күчүчәнлеген тәэмин итү, ата-бабаларыбызның рухи эзләнү тәҗрибәсенә чиксез хөрмәт. Районда иң зур мәктәп- Кама Тамагы урта мәктәбендә "Татарстан варислары" берләшмәсенә башлангыч һәм урта сыйныфлардан 200гә якын әгъза исәпләнә. Алар "Һәркөн яхшылык кыл!" девизы астында "Галстуклы ил" программасы буенча эшли. Эзләнүчеләр (2-4 сыйныф) һәм Ватаныбыз мирасчыларының (5-8 сыйныф) игелекле эшләре аз түгел. Алар тимурлык рейдлары оештыра- ветераннарга өйләрен җыештырырга яки язын түтәлләрен казырга булыша, бәйрәмнәр белән котлый. Һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлне карап тору да алар карамагында. Мирасчылар һәр елны "Туган як серләре" дип исемләнгән тарихи-туган якны өйрәнү экспедициясендә, өлкәннәр ункөнлегендә, бөтендөнья әниләр көнендә, халык бердәмлеге көнендә, Нәүрүз һәм Май чабу бәйрәмнәрендә актив катнаша. Педагог-оештыручы Нурия Хәбибуллина әйтүенчә, балалар барлык чараларга да теләп йөри. Быел "Иң яхшы вожатый» республика конкурсының район этабында 7 сыйныф укучысы Камилә Базарова катнашты, ул Биектау районындагы "Костер" лагере активисты да. Күп кенә укучылар мәктәп яны лагере эшендә укытучыларга ярдәм итеп түбән сыйныфларда вожатыйлар булды. Болар- 7 сыйныф укучылары Ксения Юманова, Гөлчәчәк Сәгъдиева, Риналь Миңнеҗанов, Диана Леднева һәм башкалар.
Нурия Садулаевна класс җитәкчеләренең зур ярдәмен һәм балалар оешмасы эшчәнлеген тагын да җанландыру теләген билгеләп үтте. Аларга уңышлар һәм кызыклы эшләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев