Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык

Россиядә әлеге көнне бәйрәм итү гадәткә әйләнеп бара, чөнки тормышта гаилә мөһим урын алып тора. Гомер буе үрнәк булып яшәгән, тырыш, тәрбияле балалар үстергән матур гаиләләр күп безнең районда.

Шуларның берсе Олы Кариле авылында иңне-иңгә куеп яшәүче хезмәт сөючән 9 бала тәрбияләгән, 15 онык үстерешкән Роза апа белән Рәшит абый Заһировлар зал тутырып МР башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә килгәннәр. РФ премьер-министры җәмәгате Светлана Медведева җитәкчелегендәге оештыру комитеты тарафыннан расланган "Мәхәббәт һәм тугрылык" медален аларга МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин тапшырды. Аларны шундый матур бәйрәм белән Олы Кариле авыл җирлеге сәркатибе Рәдифә Заһирова һәм балалары тәбрик итте.
Бала тормышның мәгънәсе, шуңа күрә дөньяга яңа туган баланың аваз салуы да могҗиза. Ак халатлы табиблар беренче каршыласа, ЗАГС хезмәткәрләре аларны терки, ягъни тәүге документ бирә. Бу көнне Гыйззәтуллина Зилә (гаиләдә өченче бала) һәм Әхмәдуллина Сиринәгә (икенче) туу турында таныклыкны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова, ә аларның әниләре Гөлнара Илгиз кызы һәм Альбина Муллагали кызларына ПФ җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов "Ана капиталы"на сертификатлар тапшырды. Бу көнге матур мизгелләр һәркайсы өчен озак еллар дәвамлы булсын.
Җомга көнне әлеге матур залда ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова "алтын" юбилярлар-Кама Тамагы штпда яшәүче Галиәкбәровлар һәм Малагиннар, Чаллы авылында 65 ел бергә гомер итүче Насыйровларга тантаналы кичә оештырган. Алар барысы да тормышның сынауларын кичеп, балалар тәрбияләгән. Насыйровларның улы: "Без 7 бала, 17 онык, 15 оныкчык-барыбыз бергә җыелганда 60тан артып китәбез. Безне шулай дус-тату тәрбияләгән өчен әти-әнигә рәхмәт",- ди. "Алтын юбилярлар кызыл китапка теркәлде, аларны Кама Тамагы штп башкарма комитет җитәкчесе Гөлчирә Кәримова һәм Олы Кариле авыл җирлеге сәркатибе Рәдифә Заһирова котлады. Мәхәбәт символы итеп Елена Тудимир кызы ромашка чәчәкләре бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев