Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә юбилее

Бриллиант туй... Ничек матур яңгырый. Һәркемгә билгеле булганча, алмаз дөньяда иң каты минерал. Иң яхшы зәркәнчылар алмазны шомарта, вакыт узу белән остазның тәҗрибәле кулы белән иң матур һәм кадерле бриллиант барлыкка килә. Макарчевлар гаиләсе дә 60 ел тату гомер иткән һәм бүген аларның юбилее бриллиант кебек балкып тора. Әниләр көне...

Бриллиант туй... Ничек матур яңгырый. Һәркемгә билгеле булганча, алмаз дөньяда иң каты минерал. Иң яхшы зәркәнчылар алмазны шомарта, вакыт узу белән остазның тәҗрибәле кулы белән иң матур һәм кадерле бриллиант барлыкка килә.

Макарчевлар гаиләсе дә 60 ел тату гомер иткән һәм бүген аларның юбилее бриллиант кебек балкып тора.

Әниләр көне алдыннан 23 ноябрьдә Мордва Каратае авылында Нина Яковлевна һәм Николай Михайлович Макарчевларны 60 ел бергә гомер итүләре белән хөрмәтләделәр. Николай Михайлович һәм Нина Яковлевна никахларын 1952 елның 29 сентябрендә теркәгән. Алар 3 малай һәм 1 кыз тәрбияләп үстергән, 8 онык һәм 3 оныкчыкларын тәрбияләргә ярдәм итә. Николай Михайлович 23 ел шофер булып, ә Нина Яковлевна "Кама Тамагы" совхозында үз аты белән эшләгән.

Шул ук көнне Анна Андреевна һәм Андрей Григорьевич Балякаевларны да 65 ел бергә гомер итүләре белән котладылар. Бу күңелле һәм сирәк була торган бәйрәм. Ул гаиләнең нык булуын күрсәтә. Гаиләнең төп капиталы: 5 балалары, 11 оныклары һәм 10 оныкчыклары. Балякаевлар аларны кайгыртып, акыллы киңәшләре белән бәла-казадан саклап, авыр вакытларда ярдәмгә килер өчен яши.

"Бриллиант" һәм "тимер" туйларын каршы алу өчен түземлек, бер-береңне аңлау, якыннарың турында кайгырту һәм зур мәхәббәт кирәк. Шушы еллар эчендә авырлыкларны бергә җиңеп, матур гаилә булуларын раслады.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова аларны тәбрик итеп, болай диде: "Гомернең алтын көзенә җитүегезгә карамастан, сез күңелегез белән бүген дә яшь каласыз, тормышны сөясез. Якты һәм тирән хисләрегездән киләчәктә дә көч алып яшәгез". Шулай ук МР башлыгы зөфәр Гарәфиев исеменнән, түземлек, батырлык һәм тугрылык үрнәге өчен рәхмәт хаты тапшырды. Кирельск башкарма комитеты секретары Светлана Андряшова бу гаиләләрне юбилейлары белән котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев