Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Фоника Гипс” ашханәсе сәламәтлекне кайгырта

Кайдадыр яхшы хезмәт итәр өчен кеше әйбәт тукланырга тиеш. Моны аңлап "Фоника Гипс" хезмәткәрләре бөтен иҗатын, фантазиясен һәм көчләрен кызганмый эшлиләр. Узган җомгада административ көнкүреш комплексында ашханә рәсми төстә ачылды. Ул АБК бинасында беренче катта урнашкан. Зур, якты тәрәзәләре кояшка карап тора. Иртәнге чәйгә кергән берничә кеше белән сөйләшеп утырдык....

Кайдадыр яхшы хезмәт итәр өчен кеше әйбәт тукланырга тиеш. Моны аңлап "Фоника Гипс" хезмәткәрләре бөтен иҗатын, фантазиясен һәм көчләрен кызганмый эшлиләр.
Узган җомгада административ көнкүреш комплексында ашханә рәсми төстә ачылды. Ул АБК бинасында беренче катта урнашкан. Зур, якты тәрәзәләре кояшка карап тора. Иртәнге чәйгә кергән берничә кеше белән сөйләшеп утырдык. Үзләре дә беренче керүләреннән азрак оялып тәэсирләре белән уртаклаштылар. ПТО җитәкчесе Лилия Галиуллина, инженер-техник персонал белгечләре Олеся Шулаева һәм Екатерина Большакова: "Без-элек төзүчеләрнең кыр шартларында (вагонда) өс киемнәрен салмыйча туклана идек, әмма анда да тәмле ашадык. Бу көнне без көттек, ниһаять, үкчәле матур аяк киемнәреннән ашханәгә төштек, матур, искиткеч уңайлы, комфорт, график нигезендә ашыйбыз, эш бүлмәсендә чәйләргә рөхсәт ителми, киләчәктә коридорда чиста су баклары кулер куелачак диделәр». Энҗе Хәйруллина, кассир: "Әүвәл өйрәнүләр үттек, иртәнге 8.00-17.00 сәгатькә кадәр эшлим, эш шартлары әйбәт, аппаратура яңа, хезмәттәшләрем һәм атмосфера яхшы". Холдинг идарә компаниясенең гомуми мәсьәләләр буенча җитәкче Виктория Масловская сүзләренә караганда, завод режимында ашханә тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Компания учредителе Александр Забарский һәрвакыт кешеләр турында кайгырта һәм шундый бурыч куя: хезмәт вакытында ашау турында кайгыртмасын, бу аның игътибарын читкә юнәлтәчәк. Ә кешенең тамагы тук булса, аның кәефе әйбәт, яхшы эшләячәк һәм өенә дә күңеле булып кайтачак. Ашханә 65 урынга исәпләнгән, 200 кеше ашатабыз, киләчәктә 600 кешене ашату күздә тотыла. «Меню 10 көнгә бер төзелә, нигездә татар ашларына өстенлек биреләчәк, чөнки эшчеләр күбрәк җирле халык. Куелган бурычыбыз да күбрәк җирле халыкны эшкә алырга. Киләчәктә аш төрләндереләчәк, дөнья халыклары ашларын кертәбез, чөнки бездә чит ил подрядчиклары да: алман, төркия фирмалары эшли. Эшчеләр өчен ашау түләүсез, эш бүлмәләрендә ашау тыела, әмма су һәм соклар эчәргә рөхсәт итәбез. Ашханәдә югары квалификацияле Италия һәм Татарстанның иң әйбәт җитештерелгән җиһазлары, мисал өчен чәкчәк пешерү җайланмасы. Димәк, биредә заказ биреп тә эшләтергә һәм сатып алу мөмкинлеге бар. Ризык әзерләүгә бракеражны һөнәри, сертификатлары булган медицина хезмәткәрләре үткәрә. Продуктны җирле кайтаручылар һәм шәхси йортлардан сатып алабыз-табигый авыл ризыгын (сөт, йомырка һ.б.). Кадрлар белән тәэмин ителдек, тик тәҗрибәле пешерүчеләр кирәк әле». Өстәп шуны әйтергә мөмкин, ашханә ачылышына файдалы киңәшләр һәм туклану культурасы турында ике телдә төсле матур миниплакат эшләткәннәр. Бу да эшчеләрнең кәефен күтәрә. Ә алар кәефе бу көнне чыннан да күтәренке иде, ир-егетләр сүзгә саран булса да, үз фикерләрен «Шәп!» дип белдерде. Җиһазлар монтажлауда тәрҗемәче Юлия Пасечник исә Виктория Анатольевна сүзләрен дәлилләп болай диде: "Без беләбез, биредә ризык стириль шартларда - бар шартларын туры китереп әзерләнгән". Мин дә соклануымны яшермим, заманча һәм эшчеләр турында кайгыртып чын күңелдән эшлиләр биредә. Заводның бар көченә эшләп китүе якынлашуга тагын бер адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев