Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Финанс тотрыклылык булдырып

1802 елның 8 сентябрендә император Александр I үзенең югары манифесты белән Россиядә Финанслар министрлыгы оештыра. Бәйрәм РФ Президентының 2011 елның 19 августында "Финансист көне турында"гы 1101 нче Указы белән булдырыла.

Бу илдә финанс тотрыклыгы һәм тәртип булдыручылар бәйрәме. Район оешудан башлап финанслар хезмәте дә эшләде, ул керемнәр җыю һәм икътисад бүлекләрен финанслауны тәэмин итте. 2005 елда Кама Тамагы район финанс бүлеге финанс - бюджет палатасы булып үзгәртелде. Безнең районда финансистлар казначылыкта - Финанс министрлыгының структур бүлегендә һәм башка финанс оешмаларында да эшли. Һөнәри бәйрәм алдыннан без газета укучыларга Кама Тамагы муниципаль район финанс бюджет палатасы хезмәткәрләре турында сөйләргә телибез. Ул Кама Тамагы муниципаль район Советының 2005 елның 28 декабрендәге 28 нче карары белән оеша. Палата үз эшчәнлеген гамәлдәге закон, муниципаль район Уставы, шулай ук финанс-бюджет палатасы турындагы положение нигезендә алып бара һәм Кама Тамагы муниципаль район финанс органы булып тора. Җирле бюджетка хезмәт күрсәтү һәм җирле бюджет акчалары белән идарә итү максатларында төзелгән.
Оешуның беренче көннәреннән үк Палата рәисе, ә 2007 елдан берүк вакытта МР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары булып билгеләнгән Дмитрий Юманов җитәкчелегендә биредә квалификацияле белгечләрдән торган бердәм коллектив хезмәт итә. Аларның кайберләре бу өлкәгә берничә дистә ел хезмәт эшчәнлеген багышлаган. Палатаның төп бурычлары - муниципаль район бюджетын, шулай ук үтәү турындагы отчетларны төзү һәм үтәү.
Көндәлек контроль, барлык казна һәм бюджет учреждениеләреннән отчетлар җыю - бу зур тырышлык сорый торган эшне башкару палатадагы төрле бүлек белгечләре вазыйфасына керә.
2002 елдан алып 10 ел дәвамында финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Венера Асейнова бюджет бүлеген җитәкли. Узган ел аңа "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" исеме бирелгән. Белгеч Ләйсән Җамалиева да шул бүлектә эшли.
2000 елдан исәп һәм отчет бүлеген Дания Фатыйхова җитәкли, урынбасар Әлфирә Гыймадиева һәм белгеч Дамирә Зиннәтуллина аның кул астында хезмәт куялар. Надежда Галиева- керем һәм фаразлар бүлегенең баш белгече, Вера Әхмәтҗанова да 1997 елдан шул бүлектә. Барлык финансистларны, район финанс бүлеге ветераннары Виктор Александрович Капраловны, Татьяна Андреевна Осокинаны, Зөфәр Нәҗип улы Гарифуллинны бәйрәмнәре белән котлыйбыз, аларга эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, иминлек телибез.
Рәсемдә: Финанс бюджет палатасы хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X