Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Финанс грамоталыгы дәресе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы казначылыгы департаментының территория бүлеге җитәкчесе Рузилә Гыйззәтова Финансистлар көне алдыннан Кама Тамагы урта мәктәбендә финанс грамоталыгы дәресендә чын мастер-класс күрсәтте. Өлкән сыйныф укучылары Рузилә Габдулла кызының аңлатма, мисаллар белән алып барылган чыгышын зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңлады. Ул укучыларга тулаем алганда илебез, республикабыз, муниципаль район...

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы казначылыгы департаментының территория бүлеге җитәкчесе Рузилә Гыйззәтова Финансистлар көне алдыннан Кама Тамагы урта мәктәбендә финанс грамоталыгы дәресендә чын мастер-класс күрсәтте.
Өлкән сыйныф укучылары Рузилә Габдулла кызының аңлатма, мисаллар белән алып барылган чыгышын зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңлады.
Ул укучыларга тулаем алганда илебез, республикабыз, муниципаль район финанс системасы нигезләрен гади тел белән аңлатты, шуның өстенә укучыларның да икътисад һәм финанс тармагында, дәүләт төзелеше турында җәмгыять белеме дәресендә алган белемнәре бар.
Укучылар өчен, акча әйләнеше белән бәйле булган белгечлекне сайласалар, КБКны кыскарту, аның максатлары аңлаешлы булды.
Тыңлаучылар белән диалогка корылган әңгәмәсендә рузилә Габдулла кызы логик фикерләүне формалаштыруда мәктәпнең аерым ролен билгеләп үтте, бу исә булачак финансист өчен бик мөһим, шәхси тәҗрибәсендәге тәэсирләр белән уртаклашты, сорауларга җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев