Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Филүс Каһировны һәр концертта микрофонсыз җырлата башлаганнар

Хөр тавышка сусаган тамашачы җырчыдан еш кына а капелла җырлавын сорый, ягъни музыкаль уен коралларсыз гына. Бу күренеш татарда да, руста да, дөнья җыр сәнгатендә дә киң таралган. Филүс исә бу юнәлештә тагын да ераккарак киткән - уен коралына кушылу түгел, кулына микрофон да алып тормый ул хәзер. Бу көннәрдә...

Хөр тавышка сусаган тамашачы җырчыдан еш кына а капелла җырлавын сорый, ягъни музыкаль уен коралларсыз гына. Бу күренеш татарда да, руста да, дөнья җыр сәнгатендә дә киң таралган. Филүс исә бу юнәлештә тагын да ераккарак киткән - уен коралына кушылу түгел, кулына микрофон да алып тормый ул хәзер.


Бу көннәрдә җырчының иҗат төркеме Башкортстан якларында гастрольдә. Гадәти генә концертлар, һәр җирдә сагынып торучы тамашачы - бар да элеккечә сыман. Әмма бер "фишка" бу гастрольләрне аеруча ямьләндереп җибәрде. Кайсы шәһәрдә чыгыш ясамасын, Филүстән микрофонсыз җырлавын сорыйлар. Тамашачы бу үтенечне сәхнәгә, гадәттә, запискага язып җибәрә. Җырчы каршы килми: табигатьтән бирелгән бөтен тавыш көчен эшкә җигеп, "Сандугач"ны башкара. Зал реакциясе шул хәтле җылы була ки, барлык тамашачылар берничә минут аягүрә басып кул чабалар, "браво" кычкыралар!
Бу матур гадәт, микрофонсыз җырлау марафоны Туймазы шәһәрендә башланып китә. Аннары Филүс кайсы шәһәргә барып чыкмасын - бар җирдә шул ук бер үтенеч. Әйтерсең, төрле шәһәр тамашачыларының үз "агентурасы", үзара элемтәсе бар. Уфа, Нефтекама, Бүздәк... Бу шәһәрдәге мәдәният сарайлары Филүс Каһировның икенче тапкыр килүенә бөтенләй микрофоннарны алып куймасалар ярый инде, чөнки табигый җырлауны залның ничек кабул иткәнен оештыручылар күреп торды.
"Сарафан радиосы" - халык арасында иң шәп эшләүче радио. Бүген аның "FM-дулкынында" Филүс турында иң беренче хәбәр - Филүс микрофонсыз
җырлый башлаган һәм моны күрергә кирәк!
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев