Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфганстан – йөрәк ярасы

24 декабрьдә Олы Карамал мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Әфганстан - йөрәк ярасы" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Ул Әфганстан Республикасына совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын кертүгә 35 ел тулуга багышланган иде. Чарага авылда яшәүче әфганчылар Роберт Вәлиев һәм Илфат Вәлиуллин килде, алар еллар үтү белән тоныклый торган истәлекләре белән уртаклашты....

24 декабрьдә Олы Карамал мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Әфганстан - йөрәк ярасы" дип исемләнгән кичә үткәрелде.

Ул Әфганстан Республикасына совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын кертүгә 35 ел тулуга багышланган иде. Чарага авылда яшәүче әфганчылар Роберт Вәлиев һәм Илфат Вәлиуллин килде, алар еллар үтү белән тоныклый торган истәлекләре белән уртаклашты. Кама Тамагы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гөлия Хөснуллина китапханәче Надия Байдамшина җитәкчелегендә "Батырлык урыны - әфган" республика бәйгесендә катнашып, үзенең күрше абыйсы Роберт Наил улы турында инша язган иде. Әфганчылар да, килгән авыл халкы - олысы да, кечесе дә иншаны йотлыгып тыңлады. Ул сугышчы- интернационалистларга рәхмәт хисләре белән сугарылган иде. Шундый ук кичә бер көн алда Бәрлегуҗа мәдәният йортында клуб мөдире Миләүшә Хисамова, ТИУ җитәкчесе Нурания Закирова һәм китапханәче Надия Байдамшина тырышлыгы белән узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев