Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эстафетаны яшьләр кабул итә

Россия һөнәри бәйрәмнәр календарендә Тәрбиячеләр көне халык арасында журналистлар тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Сораштыру барышында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагогы һөнәренең мөһим булуы ачыкланган һәм ватандашларыбыз моны яхшы аңлый, чөнки балалар бакчалары – кеше үсешендәге беренче баскыч. Тәрбиячеләрне хөрмәтләү бик мөһим. 1863 елның 27 сентябрендә Санкт-Петербургта беренче балалар бакчасы ачыла. 2004 елда тәрбиячеләрнең һөнәри бәйрәмнәре барлыкка килә.

Без газета укучыларыбызны районның тәҗрибәле тәрбиячеләреннән эстафетаны кабул итеп алып, алар урынына килгән яшь педагоглар белән таныштырырга булдык.

Гөлнар Фәхретдинова «Салават күпере» балалар бакчасында дүрт ел музыка җитәкчесе булып эшли.  Ул бирегә шунда ук килмәгән. Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамлаганнан соң, мәдәният хезмәткәрләре арасында үз көчен сынап карый. Гөлнар Раушан кызы үзе Саба районыннан, Кама Тамагы –  иренең туган ягы.

– Гөлнар Раушан кызы берникадәр вакыт район мәдәният йортында методист булып эшләде, - диде мәктәпкәчә учреждение мөдире Гөлнара Гыймадиева. – Без аны балаларыбызны чыгыш ясарга җәлеп итә башлагач, күреп алдык. Ул иҗади, талантлы шәхес кенә түгел, балаларны да бик ярата. Шулай итеп, без аны музыка җитәкчесе итеп үзебезгә эшкә чакырдык. Гөлнар Раушан кызы бик матур җырлый да, ул район мәдәният йортындагы чараларда актив катнаша, балалар бакчасына йөрүче нәниләрне дә аларда катнашуга җәлеп итә. Соңгы елларда балаларның тамашачылар күргән барлык чыгышлары – Гөлнар Раушан кызының тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Гөлнар Фәхретдинова балалар бакчасында музыка җитәкчесе белгечлеге буенча педагогика училищесында яңадан әзерлек үтте. Узган ел «Ел тәрбиячесе-2022» бәйгесендә призер булды.

Регина Курчаева үзенең хезмәт юлын Затонның «Родничок» балалар бакчасында хуҗалык эшләре мөдире булып башлый. Аннары тәрбияче вазифасында Кирельский балалар бакчасына эшкә килә, беркадәр вакыттан Кама Тамагындагы «Салават күпере» балалар бакчасына күчерелә. 

– Регина Викторовна 2 нче нәниләр төркеме тәрбиячесе, - диде хезмәттәше турында Гөлнара Хәлим кызы. - Бездә 2021 елның ноябреннән эшли. Ул бик иҗади педагог, мәктәпкәчә педагогиканы бик яхшы белә, педучилище, югары уку йорты тәмамлаган, хәзер магистратурага укырга керде. Барлык белемнәрен ул практикада куллана, аның төркемендәге балалар актив үсеш ала. Ике ел элек ул иң кечкенә –  бер яшьтән өч яшькә кадәрге балалар төркемен кабул итеп алды. Һәм алар белән шулкадәр актив шөгыльләнә ки, хәтта кайбер ата-аналар яшьләре буенча кечерәк балаларын да аның төркеменә күчерергә тели.  Ул үз эшендә барлык яңа методикаларны куллана һәм бу яхшы нәтиҗәләр бирә.

Тәрбияче балалар белән уртак телне тиз таба, үз тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән уртаклаша. Ата-аналар аның турында җылы сүзләр генә әйтә.  Моннан тыш, Регина Викторовна һөнәри осталык конкурсларында, барлык семинарларда катнаша. Аны үз эшен бик яратучы педагог-новатор дип атарга була.

Алинә Ибраһимова «Салават күпере» балалар бакчасы әзерлек төркеменең кече тәрбиячесе.

– Алинә Рәҗәп кызы бездә тәҗрибәле педагог Йолдыз Мөбариева җитәкчелегендә нибары ике ел гына эшли, - ди Гөлнара Гыймадиева. - Белеме буенча ул аш пешерүче-кондитер. Ире белән өч бала тәрбиялиләр, олысы быел икенче сыйныфта укый, икесе безнең бакчага йөри.  Балалар бакчасында эшләү нәкъ менә аның өчен, чөнки ул балаларны бик ярата һәм алар белән бик оста эш итә.  Без аңа педучилищега керергә киңәш иттек, әмма балалары әле бик кечкенә булганга күрә, ул укуга бераз соңрак керешергә карар итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев