Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Елга киңлекләре романтигы

    Еллар узган саен ирексездән тормышыңа анализ ясыйсың, тормыш юлыңда очраган, синең тормышыңда мөһим роль уйнаган кешеләрне искә төшерәсең. Серей Владимирович кемнәр һәм нәрсәләрне искә ала соң? Ул газетабыз хәбәрчесенә әлеге сорауларга җавап бирде. - Әтием күчмә кино күрсәткечтә киномеханик булып эшләде, шуңа күрә без бер урыннан икенче урынга күченеп йөрдек,...

    Еллар узган саен ирексездән тормышыңа анализ ясыйсың, тормыш юлыңда очраган, синең тормышыңда мөһим роль уйнаган кешеләрне искә төшерәсең. Серей Владимирович кемнәр һәм нәрсәләрне искә ала соң? Ул газетабыз хәбәрчесенә әлеге сорауларга җавап бирде.

    - Әтием күчмә кино күрсәткечтә киномеханик булып эшләде, шуңа күрә без бер урыннан икенче урынга күченеп йөрдек, - ди әңгәмәдәшем. - Бөтен Идел буен диярлек әйләнеп чыктык. Әмма ни өчендер Татар республикасы ошады. Миңа 4 яшь тулгач, Балтачта яшәгәнебезне хәтерлим, мин татарча сиптереп сөйләшә идем. 1939 елны Спас районына күчендек. Әти клубта кино күрсәтә башлады, без анда озакка калдык. 1941 елда әти фронтка китте һәм шуннан әйләнеп кайтмады. Яшьлегем Идел ярында узды. Яшүсмер елгага, пароходларга ничек гашыйк булмасын ди инде?! Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, сайланып тормадым. Елга техникумын тәмамлагач елга судносы штурманы белгечлеге алдым. Бер навигация генә эшләдем дә, армиягә алындым. Ә инде аннан Идел киңәйтелгәннән соң Спасс затоны халкы һәм елга флотилиясе күчкән уң як ярга кайттым. Һәм янәдән суднога. Әмма яшьлек үзенекен ала, өйләндем. Тагын бер навигацияне хатыным белән эшләдек, улыбыз Володя тугач, ярда эшләү турында уйлый башладым. Илленче еллар ахырында елга суднолары кечкенә балалар белән эшләр өчен уңайлы түгел иде. Әмма бала белән хатынны ярда да калдырасы килми. Кышын йөзмә составны конторада һәм суднолар ремонтлауга җәлем итәләр иде. Эшче куллар җитешмәде. Беренче навигациядән соң мин заводның кадрлар бүлегенә эләктем. Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре Павел Андреевич Безроднов һәм Николай Петрович Горлов киләчәк язмышымда зур роль уйнады. Мин эштән качып йөрмәдем, бүлектә тырышып эшләдем, шуңа күрә аларга ошаганмындыр. Ярда эшләргә теләвемне белгәч, үзләренә даими эшкә күчәргә тәкъдим иттеләр. Шулай итеп мин эшнең кызган чагында кадрларга эләктем. Алтмышынчы еллар башында пар судноларын актив рәвештә дизельлеләргә алыштыра башладылар. Өйрәтелгән кешеләр, белгечләр кирәк иде. Хезмәттәшләрем белән бергә елгачыларыбызны өйрәтергә, укулар өчен төркемнәр оештырырга сәләтле уку йортлары эзләргә туры килде.Күченгәннән соң завод көч ала башлады, цехлар төзелде һәм финанслау тәмамланды. Шуңа күрә безне факт алдына куйдылар -заводны ничек бар шулай кабул итәргә, калганын хуҗалык алымы белән төзеп бетерергә. Ул елларда завод директорлар ыеш алышынып торды. Бер-ике ел эшлиләр дә китәләр. Югыйсә, һәркайсын яхшы яктан искә алырга мөмкин. Берсе заводны төзеп бетерде, икенчесе поселокның башка инфраструктураларын үстерде. Григорий Дмитриевич Чулмин барысыннан да озаграк эшләде 1976 елдан 1983 елга кадәр. Бу елларда капитан итеп үз кадрларыбызны күрсәтә башладык. Лев Александрович Митрофанов заманча танкерларның беренче капитаннарының берсе булды. Аның хезмәт биографиясе бай. Сал тартучы "Рубин" судносыннан башлады, аннары "Яуза" танкеры, флот буенча директор урынбасары булды. Әмма күңелсез хәл килеп чыкты. "Суворов" теплоходың бату фонында суднодагы кечкенә авария аңа җитди сабак булды. Ул шунда ук танкердан китте. Мин кайчандыр корпус цехына Наил Вазыйховны мастер итеп алуыма бик шат. Башта аны сынадым, аннары төпле егет икәнлеген күреп, яшел ут бирдем. Аңардан яхшы директоры чыкты - үз эшен белә, иң мөһиме - коллектив белән уртак тел тапты, әйтерсең лә балачактан елгачылар арасында үскән. Завод коллективы минем тормышымның күпчелек өлешен алды. Хәтта пенсиягә чыккач та, заводтан, елгачылардан башка яши алмыйм. Шуңа күрә ветераннар советына да кердем. Бу эштә миңа Ирания Сәгъдиева зур булышлык күрсәтте. Хәзер алдагы кебек түгел инде мин. Бакча белән шөгыльләнәм. Ике улымның да елгачы һөнәрен сайлаулары шатландыра, оныкларымның да һөнәр сайлау ягыннан проблемалары юк. Берсе 9 сыйныфтан соң ук безнең эшне дәвам итәргә тели. Елга техникумына укырга керергә җыена. Мин дә ярга төшмәгән булыр идем, гаилә турында кайгыртырга кирәк булды. Гомеремнең күпчелек өлешен ярда эшләсәм дә, елга киңлекләре романтикасы минем өчен һәрвакыт кадерле. Фотолар гаилә архивыннан алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: