Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Электрон имзаны (КЭП) ничек бушлай алырга?

Теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итеп квалификацияле электрон имзаны бушлай алырга мөмкин, дип хәбәр итәләр Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясеннән.

Квалификацияле электрон имза киң куллану спектрына ия:

- барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла;

- салым органнары белән электрон хезмәттәшлек иткәндә,  мәсәлән, салым декларацияләрен «Салым һәм бухгалтерлык хисабын электрон формада тапшыру» сервисы аша тапшырганда.

Электрон имзаның квалификацияле ачкычын теләсә кайсы салым органына гариза белән мөрәҗәгать итеп бушлай алырга мөмкин. Эшмәкәрләргә квалификацияле электрон имза ачкычы алу өчен салым органына паспорт, СНИЛС, Россия ФСТЭК яки Россия ФСБ тарафыннан сертификацияләнгән һәм идентификация процедурасын үткән  USB-флешканы тапшырырга кирәк. КЭП чыгаруга гаризаны “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" аша онлайн юлларга яки теләсә нинди салым органына шәхсән үзенә мөрәҗәгать итәргә.

Өстәмә мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәте сайтында www.nalog.gov.ru “Электрон имзаны ничек һәм кайда алырга?” бүлегендә алырга яки Россия Федераль салым хезмәте бердәм контакт-үзәге телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була: 8-800-222-2222.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев