Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элеккегеләр хәзер дә хәрәкәттә

Флюра Галимова 1931 елның 3 февралендә Кече Мәрәтхуҗа авылында туган. Хәзер аңа 91 яшь. Олы яшьтә булуына карамастан, ул актив тормыш рәвеше алып бара, бер урында гына утырмый, һәрвакыт хәрәкәттә.

Андыйларны без элеккеге чор кешеләре дип әйтергә күнеккән. Кешеләр ачлык кичергән, авыр хезмәт белән шөгыльләнгән. Балалар да актив рәвештә олылар белән беррәттән авыр эшләр башкарган. Барысын да дошманны җиңәргә һәм илне торгызырга дигән уртак максат берләштергән.
Флюра апа гади колхозчы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.
1938 елда беренче сыйныфка укырга керә. Башлангыч мәктәпне туган авылында тәмамлый. Аннары күрше авылда – Олы Карамал җидееллык мәктәбендә укуын дәвам итә.
Гомере буе авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Кыр эшләре вакытында колхозчылар өчен төшке аш әзерли, сөт җыя һәм аннан каймак аерта, сыер сава, терлекче булып хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та җиде елга якын - 1993 елга кадәр кыр эшләрендә эшли. 
Флера Хафиз кызы фидакяр хезмәте өчен күп санлы мактау грамоталарына ия, 1975 елда «Социалистик ярыш җиңүчесе», "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен” медальләре һәм башкалар белән бүләкләнгән.
Ире Таһир Гыймади улы белән бергә алар өч бала: ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Балалар гаиләләре белән туган йортка еш кайталар, әниләренә булышалар, аның өчен уңайлы шартлар булдыралар, бакчада эшлиләр.
Авыл халкы Флюра апа турында бик яхшы фикердә, бүгенге көнгә кадәр чаңгы шуа, һәрвакыт хезмәт сөючән булды, хәзер дә бер урында утырмый, диләр. Без килгәндә, ул кул пычкысы белән утынга дип зур ботаклар кисә иде. Аннары кызы Ләлә белән бергә матур бакчасын, аның читендәге бер гасырлык имәннәрне, җир астыннан бәреп чыкан чишмәне, кечкенә генә умарталыкны күрсәтте, элек ире белән бергә бал кортлары белән шөгыльләнгәннәр, ә хәзер ул эстафетаны балаларына тапшырган.
Аның матур йортында бик уңайлы, якын кешеләре һәрвакыт янәшәсендә.
Без аңа сәламәтлек телибез, киләсе юбилейларын да зур һәм тату гаиләсе белән каршыларга насыйп булсын. Искәртеп узабыз, «Август Кама Тамагы» ҖЧҖ Флюра Галимованы да район газетасына яздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев