Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ел хатын-кызы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Тантаналы чарада ун номинациядә финалга үткән хатын-кызларга бүләкләр тапшырылды.

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында «Ел хатын-кызы» Республика конкурсында җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Герое Иван Додосов, «Мәрхәмәт – Милосердие» ТР Дәүләт Советы депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева бүләкләде.

 

«Хатын-кыз – Ана» номинациясендә Тукай районының Круглое Поле авылы мәктәбендә физика укытучысы, җиде бала анасы Светлана Рогова, психик тайпылышлары булган балалар өчен Югары Утар интернат-йортының хуҗабикә апасы, өч бала анасы Әнисә Зарипова, зур терлекчелек фермасы башлыгы, Азнакай районының Әсәй авылыннан Резеда Хәмидуллина (аның ире һәм өлкән улы махсус хәрби операциядә), «Баулынефть» оешмасы операторы, «Ана даны» медале иясе, сигез бала анасы Татьяна Аленькина, «Ана даны» медале иясе, биш бала анасы, Яшел Үзән шәһәренең Ушу федерациясе әгъзасы Ләйсән Белова, Зәй ГРЭСы инженеры, алты бала анасы, офицер ирен хәрби операциягә озаткан, хәрбиләрнең хатыннарын ярдәм итү өчен бергә туплаган Елена Терентьева җиңү яулады.

 

«Хатын-кыз – лидер» номинациясендә Азнакай районы Советының оештыру бүлеге җитәкчесе, район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева һәм Апас районыннан ТР Финанс министрлыгының Казначылык Департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова билгеләп үтелде.

 

«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә «Татнефть» хәйрия фонды белгече Светлана Малюткина, Чаллы шәһәре балалар иҗат мәктәбе укытучысы, атказанган сәнгать хезмәткәре Илмира Хамадуллина, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова, Зәй балалар музыка мәктәбе директоры Дина Коронова, Мамадыш мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Эльвира Әхмәтова, Чаллы шәһәре балалар музыка мәктәбе укытучысы Юлия Кукаркина, Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең санитар табибы Юлия Фёдорова бүләкләнде.

 

«Хатын-кыз – үрнәк» номинациясендә махсус хәрби операция өчен кирәк-яраклар җитештерү, җыю, әзерләү буенча зур тырышлык куйган хатын-кызларны билгеләп үттеләр. Алар – Әгерҗе балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ласка» социаль приюты директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина, Минзәлә «Ялкын» яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова, Биектау районында мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә хәйрия хәрәкәте оештырган Марина Куцакова

 

«Хатын-кыз – бизнес-леди» номинациясендә Чаллы шәһәре «МОМО» үзәге җитәкчесе Лариса Черепанова, Сарман районы Иске Имән авылында «Дуслык» балалар бакчасы пешекчесе, Татарстанда иң яхшы гаилә фермасын оештырган Рушания Газизова, Казан шәһәрендә «Ирен» тегү фабрикасы директоры, республикада җиңел сәнәгать кластеры җитәкчесе Ирина Купряхина бүләкләнде.

 

«Өлкән буын героинясы» номинациясендә Алексеевск районы Зур Тигәнәле авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Гөлсирә Хәмәтшина, Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары җәмәгать оешмасы рәисе Лидия Грабаллина, Теләче районының танылган савымчысы, хезмәт ветераны Гөлбикә Кәримова, Казан дары заводы ветераны Людмила Гулицкая җиңде. 

 

«Хатын-кыз – галимә» номинациясендә педагогия фәннәре докторы, профессор, Психология һәм мәгариф институтының башлангыч белем кафедрасы мөдире Венера Закирова, химия фәннәре кандидаты, КФУның органик һәм медицина химиясе кафедрасы доценты Альмира Корбангалиева билгеләп үтелде. 

 

«Минем язмыш – минем һөнәр» номинациясендә «Нижнекамскнефтехим» заводы үзәк лаборатория өлкән лаборанты Нина Әхмәтҗанова, «Азнакайнефть» оешмасы операторы Альбина Гобәйдуллина, Әлмәт «Химсервис» оешмасы геологы Владлена Сырвачева, Бөгелмә тегү фабрикасы тегүче-мотористы Мария Кудряшова, Казан вертолет заводы монтажнигы Анна Купоросова, Кукмара киез комбинаты лабораториясе мөдире Елена Данилова бүләкләнде. 

 

Шулай ук, Татарстан хатын-кызлары дәүләт бүләкләренә дә лаек булды. Татарстан Рәисе указы белән «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән Әлмәт районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, «Мин булдыра алам» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү үзәгенең дәвалау физкультурасы буенча инструкторы Гайшә Ильясова, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән «Бөгелмә тегү фабрикасы» тегүче-мотористкасы Мария Кудряшова бүләкләнде.

 

Депутат Алсу Нәбиева Полина Мулеевага «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсеннән махсус бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев