Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына старт бирелде

Конкурс республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны җәмгыятьтә таныту һәм ачыклау максатыннан үткәрелә.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә. Конкурсны оештыру инициаторы һәм оештыручысы - «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы. Оештыручылар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле дә бар. 2021 елда республика конкурсын үткәрү форматы үзгәрде - конкурс гаризаларын бирү процедуралары һәм конкурста җиңүчеләрне билгеләү онлайн-форматка күчереде. Конкурс гаризасы сораулары буенча Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Хатын-кызлар советы рәисе Рахманова Ләйсән Рәшит кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөрәҗәгать итү өчен Телефон-2-14-94. Гаризалар 2021 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X