Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ел буе Әниләр бәйрәме булсын

Әни... Бу сүзне ишетүгә, күз алдына дөньядагы иң изге, иң киң күңелле кеше килеп баса. Безнең телләребез дә бит "әни" диеп ачыла. Безнең өчен әнидән дә якын кеше, дус юк. Әни синең бер сереңне дә кешегә сөйләми. Ул һәрвакыт сиңа ярдәм кулы сузарга әзер. Әниләргә багышлап шигырьләр, әсәрләр язмаган бер...

Әни... Бу сүзне ишетүгә, күз алдына дөньядагы иң изге, иң киң күңелле кеше килеп баса.
Безнең телләребез дә бит "әни" диеп ачыла. Безнең өчен әнидән дә якын кеше, дус юк. Әни синең бер сереңне дә кешегә сөйләми. Ул һәрвакыт сиңа ярдәм кулы сузарга әзер. Әниләргә багышлап шигырьләр, әсәрләр язмаган бер генә язучы, шагыйрь юктыр ул. Кеше ничә яшендә булса да, үзенең әнисен хөрмәт итә, аның сүзләренә һәрвакыт колак сала. Әниләр пешергән ризыктан да татлысы юк.
Без әниләргә гомеребез буе бурычлы. Ни генә эшләсәк тә, бурычыбызны түли алмыйбыз.
Әни - бөек кеше! Әйдәгез, әниләрне хөрмәт итик, аларга ягымлырак, игътибарлырак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев