Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эксперт

27 ноябрьдә бәя бирүчеләрнең (оценщик) Россия җәмгыяте әгъзалары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 1996 елда бәя бирүчеләрнең Россия җәмгыяте инициативасы буенча Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгы «бәя бирүче» вазыйфасы буенча квалификация характеристикасын раслый. Бәя бирүче - эше күчемле һәм күчемсез милеккә: җир, акцияләр пакеты, җиһазларга һәм башкаларга бәя бирүдән гыйбарәт...

27 ноябрьдә бәя бирүчеләрнең (оценщик) Россия җәмгыяте әгъзалары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
1996 елда бәя бирүчеләрнең Россия җәмгыяте инициативасы буенча Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгы «бәя бирүче» вазыйфасы буенча квалификация характеристикасын раслый. Бәя бирүче - эше күчемле һәм күчемсез милеккә: җир, акцияләр пакеты, җиһазларга һәм башкаларга бәя бирүдән гыйбарәт булган белгеч.
район территориясендә күчемле һәм күчемсез милеккә «Гарант» ООО гамәлгә ашыра. Яшь белгеч- бәя бирүче Илмира Хафизова районда бер елга якын эшли. Ул Икътисад, идарә һәм хокук институтын «бәя бирүче» белгечлеге буенча тәмамлый. Илмираның әтисе - Ирек Хафизов 2001 елда Мәскәүдә Дәүләт технология академиясендә «Предприятиегә (бизнес) бәя бирү» программасы буенча белемен арттыру турында диплом ала. Бүген ул Тәтештә бәя бирүче эшчәнлеген башкара. Ирек Гомәр улының югары һөнәрилеге турында Тәтештә генә түгел, республика һәм аның чикләрендә дә яхшы беләләр. Илмираның энесе Илнар хәзер Социаль һәм гуманитар белем институтында юрист белгечлеге буенча белем ала. Тиздән бәя бирүче хафизовлар династиясе турында сөйләргә мөмкин булачак.
- Илмира Ирековна, иң элек «күчемсез милекне бәяләүче» нәрсә ул?
- Әлеге термин күчемсез милеккә бәяне ачыклауны аңлата. Кагыйдә буларак, аның базар бәясен ачыклау ул. Күчемсез милек объектының чын бәясен ачыклау өчен безгә - бәя бирүчеләргә мөрәҗәгать итәрләр дә инде. безгә, нигездә, күчемсез милекне сату-сатып алу, аны залогка салып кредит алу, иминләү очрагы булганда варислыкны рәсмиләштерү уңаеннан мөрәҗәгать итәләр. Клиент банкка мөрәҗәгать итсә, ул объектның бәясен ачыклау өчен безнең белән элемтәгә керә. Кайвакыт милекчеләр үзләренең күчемсез милекләренең бәясе турында объектив мәгълүмат алу максатында бәйсез бәя бирүчеләргә мөрәҗәгать итә.
Илмира әйтүенчә, аңа гражданнардан күчемле һәм күчемсез милеккә бәя бирү үтенече белән аена уртача 30 мөрәҗәгать керә. бу яшь белгеч өчен начар күрсәткеч түгел.
Россиядә бәя бирүчеләрнең һөнәри гамәленә беренче запрос 1991 елда кабул ителгән дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турындагы законда телгә алына. Бүген, Россиянең әйдәүче ВУЗлары берничә ел бәя бирүче кадрлар әзерләүгә карамастан, базарда әлеге тармак белгечләренә кытлык кичерелә. Бәя бирүче һөнәре бик кирәкле һәм мөһим. Милек хокукында нинди булса күчемсез милек объектына ия булган теләсә кайсы кеше иртәме, соңмы аңа бәя бирүгә юлыга. Бәянең никадәр дөрес бирелүе күпчелек очракта теге яки бу алыш-бирешнең,гражданинның килешүенә бәйле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев