Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эксперимент үткәрелә

1 августта контроль-касса техникасын куллану буенча эксперимент старт алды. Эксперимент ярты ел дәвам итә һәм исәп-хисаплар турындагы мәгълүматны салым органына электрон төрдә бирүгә нигезләнгән. Аны үткәрү ТР Хөкүмәте карары белән ныгытылган. - Эксперимент салым органнары адресына башкарылган операцияләр турындагы мәгълүматны ККМга автомат рәвештә тапшыруга нигезләнгән контроль-касса техникасын куллануга яңа системаны...

1 августта контроль-касса техникасын куллану буенча эксперимент старт алды.

Эксперимент ярты ел дәвам итә һәм исәп-хисаплар турындагы мәгълүматны салым органына электрон төрдә бирүгә нигезләнгән. Аны үткәрү ТР Хөкүмәте карары белән ныгытылган. - Эксперимент салым органнары адресына башкарылган операцияләр турындагы мәгълүматны ККМга автомат рәвештә тапшыруга нигезләнгән контроль-касса техникасын куллануга яңа системаны гамәлгә кую механизмын сынап карауга юнәлдерелгән. Пилот төбәкләре сыйфатында Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре, Татарстан Республикасы сайланган, -диде ФНСның 19нчы МРИ дәүләт инспекторы Рокыя Нигъмәтҗанова.

Эксперимент фискаль мәгълүматларны эшкәртүгә ФНС исәпләү үзәге белән оешма яки эшмәкәр килешү төзегәннән соң ирекле нигездә үткәрелә. Мондый технологияләр дөнья практикасында уңышлы кулланыла, салым түләүче өчен уңайлы һәм экономияле, алынган керемнең тулылыгын тәэмин итәргә булыша. Моннан тыш, салым органнары тарафыннан алынган оператив мәгълүмат хокук тәртибен бозуларны кылу зонасын ачыкларга һәм намуслы салым түләүчеләрне тикшерүгә юл куймаска мөмкинлек бирә. Эксперимент барышында эшмәкәрләр өчен аны гади, уңайлы һәм арзанлы итү өчен технологиянең техник һәм оештыру аспектлары тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев