Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшсезлектән чыгу юлы

1 августка мәшгульлек үзәгендә 115 кеше эшсез дип табылды. Алар һәм эшләрен алыштырырга теләүчеләр өчен 9 августта район мәдәният йортында "вакансияләр ярминкәсе" оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәшгульлек үзәге булачак акция турында халыкка мәгълүмат бирү планында яхшы эшләгән. Район мәдәният йортына эш эзләп 100дән артык кеше килгән иде. Эш...

1 августка мәшгульлек үзәгендә 115 кеше эшсез дип табылды. Алар һәм эшләрен алыштырырга теләүчеләр өчен 9 августта район мәдәният йортында "вакансияләр ярминкәсе" оештырылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәшгульлек үзәге булачак акция турында халыкка мәгълүмат бирү планында яхшы эшләгән. Район мәдәният йортына эш эзләп 100дән артык кеше килгән иде. Эш бирүчеләр дә билгеле бер кызыксыну күрсәтте. "Фоника Гипс" ООО, "Кама Тамагы" АХП, кулланучылар җәмгыяте, "Кама Тамагы коммуналь челтәрләр"ААҖның кадрлар бүлеге хезмәткәр-ләре үз оешма һәм предприятиеләрендәге вакансияләрне тәкъдим итте.
Эш эзләүчеләргә агроном, механизатор, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, лаборант, сатучы, икмәк пешерүче, технолог һәм башка вакансияләр тәкъдим ителде.
Соңгы вакытта "Кама Тамагы коммуналь челтәрләр" ААҖда хәлләр тотрыкланды. Эшчеләр хезмәт хакын тоткарлыкларсыз ала, җитәкче дә эш эзләүчеләргә вакансияләрне ышанычлы тәкъдим итә.
Кулланучылар җәмгыятенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Галина Сороковнина билге-ләп үткәнчә, ярминкә яхшы дәрәҗәдә оештырылды. Эш бирүчеләргә дә, эш эзләүчеләргә дә мәгълүмат вакытында җиткерелде. Нәтиҗәдә, районда яшәүче 11 кеше өстәмә әңгәмәгә чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев