Идел таннары
  • Рус Тат
  • Эчсәң чәй – күңелдә җәй

    Без көндәлек тормышыбызны чөйсез күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә менә барыбыз да яраткан тәмле, хуш исле һәм файдалы бу эчемлекнең килеп чыгу, аны куллана башлау тарихы турында күпләребез хәбәрдар түгел. Кама Тамагы татар урта мәктәбендә (оештыручы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлгенә Вәлиева) нәкъ менә бу кызыклы темага багышлап...

    Без көндәлек тормышыбызны чөйсез күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә менә барыбыз да яраткан тәмле, хуш исле һәм файдалы бу эчемлекнең килеп чыгу, аны куллана башлау тарихы турында күпләребез хәбәрдар түгел.
    Кама Тамагы татар урта мәктәбендә (оештыручы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлгенә Вәлиева) нәкъ менә бу кызыклы темага багышлап "Эчсәң чәй - күңелдә җәй" дип исемләнгән кичә булып узды. Ул дүрт өлештән торды.
    Кызыклы мәгълүматлар өлешендә укучылар чәйнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр.
    Риваятьләргә караганда күп гасырлар элек Кытай императоры табигать кочагында ял иткәндә аңа эчү өчен су кайнатканнар. Савытларына чәй куагыннан берничә яфрак төшкән, суның төсе карасу-көрән төскә кергән һәм хуш ис таралган. Эчеп карагач аның тәмлелегенә шаккатканнар. Шулай итеп беренче чәй эчү тантанасы Кытайда барлыкка килгән. Алар чәй үстерүне зур сер итеп саклаганнар. Чәй бик кыйммәт бәяләнгән. Соңрак аны Антарктидадан кала барлык континентларда да үстерә башлаганнар. Чәй эчү дөнья халыкларының кунак кабул итү традициясенә әйләнгән. Япониядә исә махсус чәй йортлары төзелгән.
    Аннан чәйнең төрләре, файдасы, әзерләү тәртибе, без яратып чәй эчә торган самоварның барлыкка килү тарихы (күмер, керосин, электр самоварлары) турында мәгълүмат бирелде.
    Татар халкы исә элек-электән чәйне төрле шифалы үләннәрдән, җиләк-җимештән әзерләп эчкән. Чәй әзерләү мәшәкатьләре өлешендә укучылар махсус чәйнекләрдә әзерләп куелган чәйне эчеп карап, аның нәрсәдән әзерләнгәнен билгеләде. Аннан табышмаклар, кем стаканнан чәйне кашык белән тизрәк эчеп бетерә, күзне бәйләп чәйнек рәсеме ясау кебек күп кенә кызыклы ярышлар игълан ителде. «Десертка» исә - чәй турында җырлар, шигырьләр яңгырады, һинд, кытай биюләре башкарылды.
    Мәгълүматлар слайдлар карау белән дә тулыландырылды. Аннан укучылар бу кичә өчен әниләре махсус пешергән татар халык ашларыннан һәм мәктәп ашханәсендә әзерләнгән кайнар коймак белән сыйландылар. Йомгаклап әйткәндә, бу бик күңелле һәм файдалы кичә булды, матур тәэсирләр калдырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: