Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләрегез уң булсын!

25 апрельдә «Башволготанкер» вәкиллеге ААҖ 2013 елгы навигацияне ачты. Иртән ярдан беренчеләрдән булып «Волгонефть-214» экипажы кузгалып китте. Суднога икенче ел яшь капитан Дмитрий Гришин җитәкчелек итә. - Быел Затоннан рейска ун танкер китә, - ди вәкиллек директоры Илдар Каюмов. - аларның алтысы көньяк юнәлештә, дүртесе - төньяк юнәлештә эшләячәк. Моңа...

25 апрельдә «Башволготанкер» вәкиллеге ААҖ 2013 елгы навигацияне ачты.
Иртән ярдан беренчеләрдән булып «Волгонефть-214» экипажы кузгалып китте. Суднога икенче ел яшь капитан Дмитрий Гришин җитәкчелек итә.
- Быел Затоннан рейска ун танкер китә, - ди вәкиллек директоры Илдар Каюмов. - аларның алтысы көньяк юнәлештә, дүртесе - төньяк юнәлештә эшләячәк. Моңа бәйле рәвештә күп кенә экипажларда алыштырулар булды, чөнки көньяк юнәлештә эшләүче танкерларда елга-диңгез классы буенча рөхсәт кирәк.
Без «Механик Банатов» танкерын беренче рейска озату тантанасына бардык. Әлеге судноның капитан күперендә Алексей Корнишин тора. Бу аның унберенче навигациясе. Иң өлкән судноларның берсе булган әлеге танкер өчен быелгы навигация утыз алтынчысы. Ун ел элек судно реновация үтте һәм тагын озак вакыт эшләячәк әле.
- Бүген без Самарага китәбез, - ди Алексей Викторович. - Анда йөк төягәч, «Кавказ» портына юл алабыз. Диңгезгә чыгып эшләргә туры киләчәк, шуңа күрә команда берникадәр яңарды.
Экипажны озатырга туганнары, якыннары, дуслары килгән иде. Рейс алдыннан юллау сүзе белән Илдар Каюмов чыкты.
- Бүген төштән соң без тагын бер «Волгонефть-151» танкерын озатабыз,- диде ул. - Иртәгә тагын өчесе китә. Флоттан файдалану бүлеге җитәкчесе Илдар Закиров судноларыбызны рейска Ульян өлкәсендә Криушта озата. Тольятти һәм Балаковода судноларны җирле җитәкчеләр озатачак.
Һәм менә «Прощание Славянки» маршы яңгырады. «Механик Банатов» ярдан кузгалып китте. Традицион хушлашу гудогы тирә-якка ишетелеп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев