Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эчке партия сайлавының чираттагы этабы

Бүген район үзәгендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе праймеризның чираттагы этабын үткәрде. Ул район мәдәният йортында булды. Чарада ТРда МЧС министры урынбасары Илһам Насыйбуллин катнашты. Алдан сайлау вакытында кандидатлар районның киләчәген үстерү буенча үз программаларын тәкъдим итте. Сайланган очракта гамәлгә куячак планнары турында сөйләделәр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тавыш бирү...

Бүген район үзәгендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе праймеризның чираттагы этабын үткәрде. Ул район мәдәният йортында булды. Чарада ТРда МЧС министры урынбасары Илһам Насыйбуллин катнашты.

Алдан сайлау вакытында кандидатлар районның киләчәген үстерү буенча үз программаларын тәкъдим итте. Сайланган очракта гамәлгә куячак планнары турында сөйләделәр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тавыш бирү халык арасында кызыксыну уятты. Кама Тамагында яшәүчеләр кандидатлар белән актив диалогка кереп, сораулар бирмәсә дә, чыгышларын көчле алкышка күмде. Кандидатларның чыгышы аларның авыл тормышын, беренче чиратта нинди проблемаларны хәл итәргә кирәклеген белүләре һәм, әлбәттә, аларны хәл иткәндә нинди авырлыкларга юлыгачакларын белүхләре күренеп тора. Иң мөһиме - имин тормыш өчен шартлар булдыру. Эчке партия алдан сайлавы вакытында халыкның киләчәктә тавыш бирү бюллетененә кертеләчәк үз кандидатлары белән аралашу мөмкинлеге бар. -Авыл проблемалары хәл итүче партия программалары барлыкка килүе шатландыра,- диде МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев