Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эчә торган су сыйфаты

Кама Тамагы районы "Волжские зори" газетасы баш мөхәррире В.А. Юмановка Сөйки авылында яшәүченең ТР Президенты Р.Н. Миңнехановка эчә торган су турындагы мөрәҗәгате буенча түбәндәге мәкаләне бастыруыгызны үтенәм. Сөйки авылының көньяк-көнбатыш өлешендәге эчә торган суның начар сыйфаты турында. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан...

Кама Тамагы районы "Волжские зори" газетасы баш мөхәррире В.А. Юмановка
Сөйки авылында яшәүченең ТР Президенты Р.Н. Миңнехановка эчә торган су турындагы мөрәҗәгате буенча түбәндәге мәкаләне бастыруыгызны үтенәм.
Сөйки авылының көньяк-көнбатыш өлешендәге эчә торган суның начар сыйфаты турында.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе Сөйки авылының көньяк-көнбатыш өлешендәге эчә торган суның начар сыйфаты турында Сөйки авылында яшәүченең мөрәҗәгатендә китерелгән фактларның дөреслеген тикшерде.
Сөйки авылының көньяк-көнбатышында халык эчәргә ала торган чишмә суы һәм скважинадагы су тикшерелде. Яшел Үзән районында һәм Яшел Үзән шәһәрендә "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ филиалы аккредитацияле тикшерү лабораториясе үзәге чишмә суының тоныклыгы 2,14 мг/л (гигиена нормативы 2 мг/л) һәм нитратлар буенча 83,9 мг/л (гигиена нормативы 45мг/л) СанПиН 2.1.4. 1175-02 таләпләренә туры килмәве турында заключение бирде. Скважинадан алынган суда гомуми минерализация - 1300 мг/л (гигиена нормативы 1000 мг/л), катылыгы - 34,5 мг-экв/л (гигиена нормативы 7 мг-экв/л), сульфат - 809,6 мг/л (гигиена нормативы 500 мг/л) СанПиН 2.1.4. 1074-01 таләпләренә туры килми. Су бары тик техник максатлар өчен генә яраклы.
Чишмә суының катылыгы скважинадагыдан азрак, шуңа күрә Сөйкидә яшәүчеләр, ялгышып аны яхшырак дип саный, ә анда нитратлар гигиена нормативыннан 2 тапкырга артып киткәнлеген белмиләр.
Су составында нитратларның артык булуы кискен авыруларга, аерым алганда, су-нитрат метгемоглобинемиягә китерә һәм бу үлем сәбәбе булырга мөмкин.
Нитратлар суда үсемлек калдыклары черүнең химик процессы нәтиҗәсендә, шулай ук авыл хуҗалыгы фермалары һәм басуларыннан агып төшкән судан эләккән аксым кушылмалары таркалу хисабына барлыкка килә. Судагы нитратлар алты айга кадәрле балалар өчен аеруча куркыныч, алар метгемоглобинемия белән авырып китәргә мөмкин, анда нитратлар гемоглобинны метгемоглобинга әйләндерүче нитратлар барлыкка килүгә сәбәп булып тора.
Ул тәндә кислородны йөртми. Нәтиҗәдә тормыш өчен әһәмиятле тәнчекләр, мине дә кертеп, кислородны азрак ала. Метгемоглобинемия баш миен зарарлый. Хәтта яшь бала үләргә дә мөмкин. Шундый очраклар 2010 елда Украинаның Тернополь һәм Винницк өлкәләрендә булган.
Галимнәр раслаганча, составында нитратлар күп булган суны даими кулланганда берникадәр вакыттан соң ашказаны рагы китереп чыгарырга, калкансыман биз зураерга, йөрәк-кан тамырына зыян килергә мөмкин.
Санитар кагыйдәләр һәм нормаларга җавап бирмәгән сулыклардан су эчәргә ярамый.
Сөйки авыл җирлеге башкарма комитетына карата Россия Федерациясе КоАП 6.5 маддәсе буенча административ эш кузгатылды һәм район судына җибәрелде.
Р.М. Сафин,
ТР буенча Роспотребнадзорның Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев