Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дустанә очрашу

Район яшьләр эше, һәм спорт бүлеге «Пенсионерлар союзы» гомумроссия иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә район территориясендә яшәүче пенсионерлар белән мәдәни-массакүләм оештыру буенча зур эш алып бара. Өлкән яшьтәге ирләр һәм хатын-кызлар арасында ел саен спорт турнирлары үткәрү матур гадәткә әверелде. 18 октябрьдә бу максаттан «Акчарлак» спорт-савыктыру комплексында спортның тугыз...

Район яшьләр эше, һәм спорт бүлеге «Пенсионерлар союзы» гомумроссия иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә район территориясендә яшәүче пенсионерлар белән мәдәни-массакүләм оештыру буенча зур эш алып бара.
Өлкән яшьтәге ирләр һәм хатын-кызлар арасында ел саен спорт турнирлары үткәрү матур гадәткә әверелде. 18 октябрьдә бу максаттан «Акчарлак» спорт-савыктыру комплексында спортның тугыз төре буенча район ярышлары үткәрелде. Пенсионерлар союзының район бүлекчәсе җитәкчесе Фәүзия Иванова җитәкчелегендә пенсионерлар дустанә шартларда күңелле ял итәргә, бер-берсе белән аралашырга, шашка, өстәл теннисы, төрле дистанциягә йөзүдә һ.б. төрләрдә көч сынашырга җыелды. Ярышларда 15 кеше катнашты, шуларның 11е - хатын-кызлар иде. Көчле сынауларда җиңүчеләр ачыкланды. Алар икенче көнне Буада үткәрелүче зона ярышында район данын яклады. Ярышта катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында чәй табыны оештырылды. Дустанә шартлада пенсионерлар чараны оештыручыларга рәхмәтләр җиткерде һәм киләсе очрашуларда да катнашырга теләк белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев