"Дәһшәтле сугыш еллары" темасына сыйныф сәгате

Кирельск төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 еллык булуны бәйрәм итүгә әзерләнә. 27 гыйнварда 7 сыйныфта әбиләр һәм карт әбиләрен (ә алар арасында сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны С. Газизова, шулай ук сугыш чоры балалары А. Кошелева, В. Савельева, Т. Торнова) чакырып, "Дәһшәтле...

Кирельск төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 еллык булуны бәйрәм итүгә әзерләнә.

27 гыйнварда 7 сыйныфта әбиләр һәм карт әбиләрен (ә алар арасында сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны С. Газизова, шулай ук сугыш чоры балалары А. Кошелева, В. Савельева, Т. Торнова) чакырып, "Дәһшәтле сугыш еллары" темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясады, аннары дустанә шартларда әбиләр чәй табыны артында үзләренең сугыш чорына туры килгән авыр яшьлекләре турында сөйләде. Чара ахырында укучылар әбиләргә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 10 ноябрь 2021 - 09:55
    Антоновкада урман утырту
  • 10 ноябрь 2021 - 09:52
    Мордва ансамбленен чыгышы
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне