Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт ел рәттән беренче булу хикмәте

Татарстанда ил Президентының "май указлары" ничек үтәлә? Кичә Хөкүмәт йортында әнә шул мәсьәләне тикшерделәр. Бездә аларның яртысыннан артыгы тормышка ашкан да инде. Тик республика җитәкчесе билдәге каешны бушатмаска киңәш итте. Татарстан Президенты ва­зый­фаларын вакытлыча баш­каручы Рөстәм Миңнеханов әлеге указларны тормышка ашыруны үзе тикшереп тора. "Владимир Путин билгеләгән үсеш юнәлешләрендә хаки­мият...

Татарстанда ил Президентының "май указлары" ничек үтәлә? Кичә Хөкүмәт йортында әнә шул мәсьәләне тикшерделәр. Бездә аларның яртысыннан артыгы тормышка ашкан да инде. Тик республика җитәкчесе билдәге каешны бушатмаска киңәш итте.

Татарстан Президенты ва­зый­фаларын вакытлыча баш­каручы Рөстәм Миңнеханов әлеге указларны тормышка ашыруны үзе тикшереп тора. "Владимир Путин билгеләгән үсеш юнәлешләрендә хаки­мият органнарының эше ча­гыла, - диде ул. - Указлар ил халкын борчыган барлык мәсьәләләрне үз эченә ала". Мәгълүм булганча, май указ­ларын 2012 елда өченче тап­кыр Россия Пре­зиденты итеп сайлангач, Вла­димир Путин имзалады. Алар Россиядә яшәү­челәрнең тор­мыш шарт­ларын яхшырту, бюд­жет тар­магында эшләү­челәрнең хез­мәт хакын күтәрү, халыкны уңайлы торак белән тәэмин итү һәм башкаларга кагыла.

Бүген республикада хезмәт хакларын күтәрүгә кагылышлы йөкләмәләрнең барысы да үтәл­гән. Татарстан инвалид­ларны эш белән тәэмин итү юнәле­шендә дә илнең иң яхшы биш­легенә керә. Быел рес­публикада мөмкинлекләре чик­ләнгән ке­ше­ләргә барлыгы 469 эш урыны булдыру ка­ралган. Моннан өч ел элек Владимир Путин югары җи­тештерүчәнлеккә ия булган эш урыннары булдыру һәм яңарту бурычын да куйган иде. Ал­дагы ел белән чагыш­тыр­ганда, былтыр Татарстанда мон­­дый эш урыннары 11 процентка арткан. Узган ел бу тармакта хезмәт куючылар са­ны 540 меңнән артып киткән.

Рөстәм Миңнеханов сүзлә­ренә караганда, гамәлгә кергән яңалыкларның берсенә бәйле рәвештә, эшне тагын да кө­чәйтергә кирәк. "Бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хак­ларын күтәрдек, - диде ул. - Хәзер хезмәткәрләрнең эш сыйфатын яхшырту юнәлешендә эшләргә кирәк".

Республика башлыгы әйтүенчә, югары хезмәт хак­лары күп белгечләрне кызыктыра. "Тик бу акчага лаек була белергә дә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы сәла­мәт­лек саклау тармагына да игътибарны арттырырга киңәш итте. "Бүген хезмәт яшендәге күпме кеше үлә. Әлеге очракларның күбесе тиешле медицина ярдәме, диспансеризация булмау аркасында чыга, - диде ул. - ФАПлар төзү - бер нәрсә. Бирегә бел­гечләрне дә җәлеп итәргә кирәк". Утырышта ил күләмендә әһә­миятле булган тузган һәм авария хәлендәге торак мәсьәләсенә дә тукталдылар. Рөстәм Миң­не­ха­нов әйтүенчә, әлеге проблеманы хәл итүне акча юклыкка гына кайтарып калдырырга ярамый. Форсаттан файдаланып, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды эшен югары бәяләделәр. "Торак төзергә кирәк. Әмма ул очсыз булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кыйммәтле фатирлар беркемгә дә кирәкми".

Республика башлыгы әйтүен­чә, "май указлары"ның үтәлеше өчен министрлар шәхсән җавап бирәчәк. Башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәти­җәлелеген бәяләү күрсәткечләре буенча республиканың инде дүртенче ел рәттән ил күләмендә беренче урында булуы да юктан гына түгел.

("Ватаным Татарстан", /№ 95, 03.07.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев