Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ДНРдан Ирина һәм Эдуард Гончаровлар Куйбышев Затонына килеп урнашты

Россиядән ДНРдан күченергә мәҗбүр булган Гончаровлар гаиләсе 21 февраль көнне Куйбышев Затонына килде.

Без алар янында булдык һәм бирегә ничек килүләре белән кызыксындык.

Белеме буенча маркшейдер Эдуард Гончаров 2014-2018 елларда "Фоника-Гипс" заводында эшләгән икән. Ул вакытта ул таучылар поселогында яшәгән. 2015 елда хатынын һәм кече кызын Куйбышев Затонына алып килгән, кызы җирле мәктәптә укый башлаган, әмма уку программалары бер-берсеннән шулкадәр аерылган, гаиләгә яңадан Макеевкага китәргә туры килгән.

- Кызым мәктәпне тәмамлады һәм югары уку йортына укырга керде, - ди Ирина Гончарова. - Хәзер ул диплом эше яза, шуңа күрә безнең белән бирегә килүдән баш тартты, институтны тәмамларга тели.

- Үзегездә ничек яшәдегез?

- Авыр иде. Көндез фатирларыбызда яшәдек, ә төнгә бомбоубежищега бара идек, чөнки атышлар, нигездә, төннәрен була. 2018 елдан шәһәрдә атышлар башлану турында хәбәр итә торган сиреналар барлыкка килде, сирена тавышы ишетелүгә, без куркынычсыз урынга качабыз. Су һәм электр белән даими рәвештә проблемалар булды, әмма кибетләр эшләде.

- ДНРдан ничек чыктыгыз?

- Ростовка кадәр таксида бардык, юлда кешеләр тулы автобуслар күп иде. Алар Ростовка төркем-төркем булып килделәр. Андагы тимер юл вокзалында макеевкалыларны очраттым, алар мине волонтерлар янына алып барды, волонтерлар минем турыдагы барлык мәгълүматларны һәм Татарстанга барырга ниятләвемне язып алды.

Эдуард 2018 елда, эштән киткәннән соң, "Фоника-Гипс" белән исәп-хисап ясый һәм Затонда кечкенә генә бер фатир сатып ала. Шулай итеп, аларның биредә яшәр урыннары барлыкка килә. Эдуардның Россия гражданлыгы бар, эшләвен дә Россиядә эшли. Иринаның гражданлыгы – ДНР.

- Кызыбыз өчен бик борчылабыз, - ди Ирина. - Даими элемтәдә торабыз, әмма барыбер күңел тыныч түгел. Барысы да җайга салынгач, мин кире үз ягыма кайтачакмын. Сездә рәхәт – тыныч, барысы да бар, ут яна, су агып тора. Кибет киштәләрендә матур һәм тәмле камыр ризыклары тезелеп киткән, ә каймакның тәмлелеге, мин хәтта, сезнең ризыкларны ашап, бераз тазардым да бугай. Тик барыбер өйгә кайтасы килә.

Гончаровлар янында МОНД тикшерүчесе Дмитрий Бобров, Куйбышев Затоны җирлеге башлыгы Николай Ефимов булды.

Дмитрий Бобров Гончаровларга янгын турында автомат рәвештә хәбәр итә торган җайланмалар алып килде. Эдуард аларны һәр бүлмәгә үзе урнаштырачак. Николай Ефимов гаиләгә нәрсә кирәк булачагы белән кызыксынды. Алар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән булып чыкты. Аздан да канәгать булырга күнеккәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев