Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәлилләр җинаятьчегә күрсәтте

Бер ай элек Куйбышев Затонда Күпфатирлы йортларның берсендә алынган авыр тән җәрәхәтләреннән вафат булган хатын-кыз мәете һәим авыр хәлдәге ире кеше табыла. Ир кешене аңсыз килеш район сырхауханәсенә китерәләр һәм операция ясыйлар. -Әлеге резонанслы җинаятьне ТР ЭЭМда контрольгә алдылар, санаулы сәгатьләр эчендә районга үзәк аппарат хезмәткәрләре, күчмә лаборатория белән тикшерү...

Бер ай элек Куйбышев Затонда Күпфатирлы йортларның берсендә алынган авыр тән җәрәхәтләреннән вафат булган хатын-кыз мәете һәим авыр хәлдәге ире кеше табыла. Ир кешене аңсыз килеш район сырхауханәсенә китерәләр һәм операция ясыйлар.

-Әлеге резонанслы җинаятьне ТР ЭЭМда контрольгә алдылар, санаулы сәгатьләр эчендә районга үзәк аппарат хезмәткәрләре, күчмә лаборатория белән тикшерү комитеты криминалистлары килеп җитте һәм тикшерүчеләр, оперуполномоченныйлар, участковыйларның җентекле эше башланды, -ди полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Идиятуллин. - Полиция хезмәткәрләренең фатирлар буенча сораштыруы һәм җинаять урынын тикшерүе вакытында әлеге вакыйга алдыннан фатирда тавыш-гауга булуы ачыклана. Соңрак күршеләре йорттан ике чит ир кешенең йөгереп чыгуларын күрә. Оператив-тикшерү гамәлләр вакытында берничә сәгать эчендә ике ир-ат тоткарлана. Аларныңберсенңе өс киемендә кан таплары ачыклана. Криминалистлар тоткарланучыларның бармак эзләренең фатирда табылганнар белән тәңгәл килү хакында заключение бирә. Тикшерү вакытында шик астына алынучыларның берсе исерек килеш бәхәс чыгара. Икенчесе аны туктатырга тырыша, әмма тегесе җинаять кылып өлгергән була инде. Шулай итеп, берничә сәгать эчендә ЭЭМ һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре тырышлыгы белән җинаять ачыла. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев