Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дини экстремизмга - юк!

Узган җомгада икенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттан тыш XXI утырышы үткәрелде, анда өч мәсьәлә тикшерелде. 19 июльдә Казанда республиканың дини лидерларына һөҗүм итү җәмәгатьчелектә киң резонанс тудырганлыктан муниципаль район Советы утырышының көн тәртибенә "Кама Тамагы муниципаль районында дини экстремизмга каршы тору һәм профилактика торышы һәм чаралары турында"гы мәсьәлә кертелгән...

Узган җомгада икенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттан тыш XXI утырышы үткәрелде, анда өч мәсьәлә тикшерелде.
19 июльдә Казанда республиканың дини лидерларына һөҗүм итү җәмәгатьчелектә киң резонанс тудырганлыктан муниципаль район Советы утырышының көн тәртибенә "Кама Тамагы муниципаль районында дини экстремизмга каршы тору һәм профилактика торышы һәм чаралары турында"гы мәсьәлә кертелгән иде. Бу проблема буенча кереш сүз белән муниципаль район башлыгы, МР Советы рәисе Зөфәр Гарәфиев чыгыш ясады.
Фикер алышуларда район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, ТРда РФ Яшел Үзән шәһәрендәге куркынычсызлык Федераль хезмәте бүлеге җитәкчесе Павел Артамонов, имам-мөхтәсиб Галимулла хәзрәт Яруллин, РФ ЭЭМ "Югары Ослан муниципаль районара бүлегенең Кама Тамагы полиция бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Идиятуллин, район үзәгендә чиркәү рухание Николай атакай Шереметьев, район Советы депутаты Альберт Әхмәтшин, муниципаль районда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның иҗтимагый ярдәмчесе "Кама Тамагы муниципаль район Советы һәм башкарма комитет штат расписаниесенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында", "Кама Тамагы муниципаль районында муниципаль хезмәт турында"гы 2012 елның 26 июлендәге 69 нчы "Кама Тамагы муниципаль район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында"гы мәсьәләләрне муниципаль район башлыгы урынбасары, муниципаль район Советы рәисе урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев