Диңгезсез дә яшәп була: кризис чорында акчаны ничек янга калдырырга?
Россиядә яшәүче һәр өч кешенең берсе якын киләчәктә тормыш тагын да авырлашачак дип фаразлый. Шуңа күрә соңгы айларда күпләр итәк-җиңнәрен җыя башлаган. Хәзер халык айлык чыгымнарын киметеп, акчасын бик кирәкле әйберләргә генә тота, ди белгечләр.
«Ромир» үзәге тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген Россия халкының яртысыннан артыгы (66 процент) ил-көндәге хәлләрне даими рәвештә күзәтеп бара. Респондентларның 39 проценты илдәге вазгыять тотрыклансын өчен елдан артык вакыт кирәк булачак, дип фаразлый. Халыкның тагын шул чамасы, күп дигәндә, элеккеге тормышыбызга кайтачакбыз, дип өметләнә.
Шушы ук сораштыруда катнашучыларның 57 проценты соңгы бер айда акча җиткерә алмыйча тилмерүеннән зарланган. Кулында артык акчасы булганнарның да җаны тыныч түгел. Шушы төркемгә керүчеләрнең 39 проценты җыйган акчалары якынча өч айга, 35 проценты ярты елга гына җитәчәк, дип фаразлый. Акчаны аз булса да янда калдыру өчен соңгы арада күпләр (52 процент) ниндидер кыйммәтле товар (гаджет, көнкүреш җиһазы һ.б.) сатып алудан тыелган. Респондентларның 47 проценты күңел ачу чараларыннан баш тарткан. Бу төркемгә керүчеләр җәйге ялын да үзебездә генә үткәрергә җыена. Ил халкының өчтән бере җәй буе үз бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, шул рәвешле азык-төлеккә киткән акчаны янга калдырырга җыена.
Медальнең ике ягы булган булган кебек, килеп туган катлаулы вазгыятьнең дә уңай ягы бар, дип саный белгечләр. Финанс белгече Ләйсән Халикова моңарчы финанс белемен арттыру турында уйлап та карамаган кешеләргә бу хатаны төзәтү өчен менә дигән чор җитте дигән фикердә. «Акча тотарга өйрәнү өчен менә дигән вакыт хәзер. Беренчедән, сезгә керем-чыгымнарны төгәл барларга кирәк. Шул вакытта гына күпме акчаның янда калуын төгәл күрә аласыз. Алга таба ни эшләргә икәнен дә шуннан чыгып ачыкларга мөмкин. Гаиләле кешеләрдә ким дигәндә алты айлык чыгым күләмендә «финанс мендәре» булырга тиеш. Әйтик, кеше аена уртача 20 мең сум керем алып яши икән, шуны алтыга тапкырларга кирәк. Димәк, өйдә сезнең әнә шулкадәр суммада артык акча булырга тиеш», – ди белгеч.
Кризис чорында акчаны янга калдырыр өчен тагын нинди кагыйдәләрне истә тотарга соң?
- Көнлек керем-чыгымнарыгызны язып барыгыз. Сезнең өчен чүп кенә тоелган әйберләрнең дә, җыя башлагач, нинди зур суммага төшкәнен күреп гаҗәпләнерсез.
- Чыгымнарыгызны алдан планлаштырыгыз. Аларны берничә зур төркемгә бүлеп (мәсәлән, көнлек чыгымнар, ашау, кредит, сәламәтлек, балалар һ.б.), аларның һәркайсына конкрет бер суммада акча бүлеп куегыз.
- Баш тарта алырлык гадәтләрегез белән дә хушлашып тору хәерле. Әйтик, төрле акцияләргә кызыгып, интернет аша бер булмаса, бер кирәге чыгар, дип, товар җыймыйча да яшәп була бит.
- Һәр нәрсәгә бушлай алмаш табып булганын да онытмагыз. Мисал өчен, китапны сатып алмыйча, китапханәдән алып яки электрон рәвештә укып, физик күнегүләрне, спортзалга бармыйча, өйдә генә дә ясап була.
- Кризис чорында әҗәткә акча алу да, бурычка бирү дә куркыныч.
- Кибеткә ач килеш кермәгез. Юкса, бер әйбер артыннан кереп, бер әрҗә кирәкмәгән азык-төлек җыеп чыгуыңны көт тә тор. Кибеткә исемлек белән йөрүдән дә яхшысы юк.
- Йортыгызда иске кирәк-ярак, кием-салым булса, аларны бушлай белдерү сайтлары аша сатарга була.
- Кризис чорында өстәмә керем чыганагы тапсагыз да, комачау итмәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев