Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дежур часть тыңлый

Анатолий Лебедев Антоновкада туып үскән. Туган авылындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган. Узган гасырның 60 нчы елларында авылларда балалар күп булган, шуңа күрә мәктәпләр һәр авылда да диярлек булган. Ул чакта Антоновкада да мәктәп бар иде.

Анатолий Степановичның әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул сугышны буеннан буенча кичеп, исән-имин кайтып җитә, ләкин нык яраланган була, инвалидлыкка чыга һәм сугыштан соң озак яшәми.

– Әни колхозда эш көннәре исәбенә хезмәт куйды, шуңа күрә без бик тыйнак яшәдек, – дип искә ала Анатолий Степанович. - Шунлыктан сигезенче сыйныфны тәмамлагач, тизрәк һөнәр алып эшли башлар өчен, Тәтеш педагогия училищесына укырга кердем. Балачактан ук күзләрем күрү буенча проблемалар бар, шуңа күрә машина йөртүче яки тракторчы булып эшли алмаячагымны аңлап, педагогика өлкәсен сайладым.

Училищедан соң ул берничә ай мәктәптә эшли һәм аны армиягә алалар.

– Армиядән кайткач, Кама Тамагына күчендем һәм милициягә урнаштым. Мине, педагогик белемле кеше буларак, балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспектор итеп алдылар. Районда балалар күп иде, имин булмаган гаиләләр дә бар иде. Шуңа күрә балигъ булмаганнар инспекциясе исәбендә 40-50 яшүсмер торды (чагыштыру өчен: хәзер районда 8 яшүсмер исәптә тора). Иң тынычсыз торак пунктлар Сөйки, Затон, Тәмте һәм Кама Тамагы иде.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциядә Анатолий Степанович берничә ел эшли. Милиция бүлегендә элеккеге хөкем ителгәннәр белән эшләү буенча профилактика бүлекчәсе барлыкка килгәч, аны шунда күчерәләр. Ләкин озак эшләми, бүлекчә ябыла һәм Анатолий Лебедев милициянең дежур частенә күчерелә.

«Мин монда бик озак эшләдем», - ди ул.  Халык һәм оешмалардан җәмәгать тәртибе бозылу, җинаятьләр турында хәбәрләр кабул итә, аларны оператив төркемгә тапшыра, вакыйга урынына чыгу өчен төркемне җыя.

– Ул вакытта милициядә тикшерүче, эксперт, оперуполномоченный һәм участковый составындагы ике оператив төркем оештырылды, - ди полиция бүлеге Ветераннар советы рәисе Марс Данилов. - Дежур көнне алар төнгә кадәр бүлектә булалар иде, йокларга гына өйләренә кайттылар, әмма теләсә кайсы вакытта үзләрен чакыртып алырга мөмкин булуын белделәр. Төнлә чакырту була икән, ведомстводан тыш сак машинасы төркем әгъзаларын, өйләреннән җыеп, бүлеккә китерә һәм аннан алар җинаять урынына бара. Дежур часть хезмәткәренең бурычларына хәбәр тапшыру гына түгел, оператив төркемне җыю да керә.

Анатолий Лебедев бик иртә тол калган, өч баласының кечесенә бу вакытта 6 яшь кенә була.

– Миңа хатынымның әти-әнисе ярдәм итте, мин эштә булганда, балаларны алар тәрбияләделәр, эшкә өйрәттеләр, - дип искә ала ул. - Балалар мине бик сирәк күрделәр, чөнки һәрвакыт эштә идем.

– Профсоюз үткәргән чыршы бәйрәмнәрен хәтерлим, безгә бирелгән бүләкләр иң яхшысы була иде, - ди улы Эдуард. - Күбрәк вакытны әби белән бабайда үткәрә идек, анда һәрвакыт эш күп булды һәм без аларга гел ярдәм иттек.

– Анатолий Степанович милициядә 26 ел эшләгән, - ди полиция бүлегенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Нурзәл Галимова. - Бүген без аны юбилее белән котлыйбыз һәм аңа бүлек җитәкчесе исеменнән бүләкләр тапшырабыз. Ветераннарыбыз –  элеккеге хезмәткәрләребез бай тәҗрибәгә ия, күпләрнең эзләү, аналитик эш буенча тәҗрибәләре зур. Без еш кына киңәш сорап аларга мөрәҗәгать итәбез. Анатолий Степанович турында хезмәттәшләрем һәрчак җылы итеп искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев