Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Депутатлар эштә

Узган дүшәмбедә муниципаль район Советының чираттагы утырышы үткәрелде, анда биш мәсьәлә тикшерелде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Дмитрий Юманов финанс мәсьәләләренә кагылышлы блокны тәкъдим итте. Алар муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләрне 2015 елга һәм 2016-2017 елларның план чорына физик затлар кеременә салымнан район бюджетына...

Узган дүшәмбедә муниципаль район Советының чираттагы утырышы үткәрелде, анда биш мәсьәлә тикшерелде.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Дмитрий Юманов финанс мәсьәләләренә кагылышлы блокны тәкъдим итте. Алар муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләрне 2015 елга һәм 2016-2017 елларның план чорына физик затлар кеременә салымнан район бюджетына чигерүләрнең өстәмә нормативы белән алыштыруга кагылды. Моннан тыш, "ТР Кама Тамагы муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында" МР Советы карарының аерым положениеләре гамәлдәзге көчен туктату, шулай ук "2014 елга һәм 2015-2016 елгы план чорына Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты турындагы» МР Советы карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр тикшерелде. Аннан соң МР башлыгы урынбасары, МР Советы рәисе урынбасары Газинур Габидуллин депутатлар тикшерүенә "Кама Тамагы муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка керүне тәэмин итү турында"гы положениегә кагылышлы, ә МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков "ТР Кама Тамагы муниципаль районы җирле хакимият" муниципаль казна учреждениесен раслау турында"гы положение тәкъдим итте. Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Утырышны МР башлыгы, МР Советы рәисе Зөфәр Гарәфиев алып барды һәм кайбер сорауларга ачыклык кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев