Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әдәби сәгать «Туган телем-иркә голем»

Үзәк китапханә хезмәткәрләре татар урта мәктәбе укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем — иркә голем» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре татар урта мәктәбе укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем — иркә голем» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чараның максаты – балаларны бәйрәм белән таныштыру: туган телгә, гореф-гадәтләргә, мәдәни мираска мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Һәр халыкның туган теле турында мәкальләре һәм әйтемнәре бар. Укучылар өчен "Мәкальләрне искә төшерү»,"Табышмаклар» дигән бәйгеләр үткәрелде. Китапханәче якташыбыз  Хәмид Вәлидинең үзенең туган телен яратырга һәм аны сакларга чакыра торган шигырь укыды. Ә укучылар башкаруында И. Гыйләҗев, М. Галиев, Х. Әюп һ.б. татар язучылары шигырьләре яңгырады.

Чара ахырында катнашучылар «Туган тел» җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев