Идел таңнары

Кама Тамагы районы

Рус Тат
Җәмгыять

Давыл узды, түбәләр тузды

Авыл халкы эссе көн­нәрдә яңгыр көтеп яшәде. Җирдә дым булмау аркасында, үләннәр саргайды. Хәзер әнә көттереп кенә ява башлады, әмма бәла-каза­ларсыз, тыныч кына булмады. Буранлап, дулап, халыкны куркуга салды. Синоптиклар 5 июль кө­нендә кабаттан көчле җил буласын фаразлаган иде. Ул көнне республика күген кара болыт каплады. Бу юлы Буа, Яшел...

Авыл халкы эссе көн­нәрдә яңгыр көтеп яшәде. Җирдә дым булмау аркасында, үләннәр саргайды. Хәзер әнә көттереп кенә ява башлады, әмма бәла-каза­ларсыз, тыныч кына булмады. Буранлап, дулап, халыкны куркуга салды. Синоптиклар 5 июль кө­нендә кабаттан көчле җил буласын фаразлаган иде. Ул көнне республика күген кара болыт каплады.

Бу юлы Буа, Яшел Үзән, Ютазы, Кукмара, Спас, Нурлат, Мин­зәлә, Баулы, Актаныш, Алексеевск, Аксубай, Балык Бистәсе, Биектау районнарында яшәү­че­ләр көчле җил исүдән, боз явудан зыян күрде. Республиканың Гадәт­тән тыш хәлләр министрлыгы хә­бәр иткәнчә, күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, җил вакытында 244 трансформатор подстан­циясендәге электр утын өзеп торганнар. Нәтиҗәдә давылдан соң 60 торак пунк­ты, анда яшәүче 19 мең кеше, 15 социаль объект утсыз кала.

Төн уртасына күп­челек авылларда "Ильич утлары" кабат кабына. Давыл Аксубай районын аеруча сыный. Бу - бер атна эчендә икен­че давыл икән инде. 48 йорт­ның түбәсен бөтенләй алып аткан, 135 йортныкына өлеш­чә зыян салган. Социаль әһәмияткә ия булган һәм коммерция биналарын да чит­ләтеп узмаган. Авыл ху­җа­лыгы биналарына, басуда үсеп утырган игеннәргә, бә­рәңгеләргә дә зыян китер­гән.

- Күптән көтелгән яңгыр иде, - ди Аксубай халкы. - Болыт күренгәч, шулкадәр сө­ен­гән идек. Тик 10-15 минут эчендә давыл бөтен Асубайны танымаслык хәл­гә китерде. Мондый күңел­сезлекләр бездә ни өчен­дер еш кабатлана шул. Ул көнне бик тә куркыныч булды: агачларны төбе-тамыры белән алып атты, электр, газ линияләренә зыян килде, түбәләрне кубарды. Давыл вакытында урамга карарга куркыныч иде, тө­зелеш материалларына ка­дәр очып йөрде. Кайбер йортларның түбәләрен алып атып, түшәмнәренә кадәр сын­дырды. Бәхеткә, үлем-җитемнәр булмады.

Нәрсә бу? Климат үз­гәрә­ме, әллә табигать безне шулай сыныймы? География фән­нәре докторы, профессор, КФУның экология һәм табигать институты җитәк­чесе Юрий Переведенцев, Төньяк Атлантикадан кил­гән циклон аркасында, респуб­ликада шундый хәл күзә­телүен белдерә.

- Мондый циклон вакытында көчле җил, боз, яң­гыр яву күзәтелә, - ди галим. - Җәй­ге чорда давыллы яң­гырлар - гадәти хәл. Циклон бөтен территорияне колачлап алмый, урыны-урыны белән генә туздырып китәр­гә мөмкин. Бө­тен хикмәт - җилнең кө­чендә. Юрий Переведенцев алдагы көннәрдә дә кабат җил, көчле яңгырлар буласын фаразлый. Мондый һава торышы 10 июльгә кадәр сакланырга мөмкин икән. Тик бер­ничә көннән кабат эссе көн­нәр башлануы бар.

Галим климат үзгәрүен дә кире какмый. Европа халкы да эсселектән интегә. Хәтта Англиядә дә 37 градус җылы көннәр күзәтелә. "Климат ак­рын гына үзгәрә, җәй айлары без гадәт­ләнгәнчә түгел инде, бик эссе", - ди Переведенцев. Һаваның уртача температурасы алдагы еллар бе­лән чагыштырганда, нормадан ар­тыграк. Белгечләр май-июнь айларында көн­нәр га­дәт­тәгедән эссе булуын бел­дерә. Ә менә явым-тө­шем­нәр, киресенчә, тиеш­ле­дән аз яуган. Июль аенда да көннәр эссе булачак дигән фаразлар бар.

- Алдагы көннәрдә нәр­сә буласын берәү дә төгәл әйтә алмый. Һава торышын 4-5 көн алдан гына чамалап була, - ди галим. - Россия гидрометеорология үзәге уртача нормалар буенча исәпли. Фараз­ларның 60-70 проценты гына чынбарлыкка туры килергә мөмкин.

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев