Дәүләт ярдәме махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең гаиләләренә зур терәк
Тугыз ай элек Кама Тамагыннан Фатыйховлар гаиләсе башлыгы хәрби хезмәткә контракт төзегән.
– Әлегә бер тапкыр да ялга кайтканы юк, - ди хатыны Рәмзия. –Әмма элемтәгә даими чыга, шуңа күрә аның хәлләрен белеп торабыз, ул безнең хәлләрдән хәбәрдар.
Фатыйховлар гаиләсендә алты бала тәрбияләнә, олысына – 13, кечесенә 4 яшь. Олылары мәктәптә укый, кечеләре балалар бакчасына йөри.
– Хәрби хезмәткәр гаиләсе буларак, нинди ташламалардан файдаланасыз?
– Без балалар бакчасы һәм балаларның мәктәптә туклануы өчен түләүдән азат ителдек. Олы улыбыз кадет интернат-мәктәбендә укый. Быел аны шунда күчерергә туры килде, әтиебез хәрби операциядә булганда, ир-ат тәрбиячеләр һәм таләпчән педагоглар ярдәменә мохтаҗмын, чөнки өйдәге мәшәкатьләрне башкару, шул ук вакытта яшүсмер малайны тәрбияләү үземә генә авыр.
Җәен өч балабыз «Аргамак» лагеренда бушлай ял итте, аларга анда бик ошады. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» чарасында 1 сыйныфка кергән кызыбызга комплектланган букча бирелде.
– Тагын нинди ярдәм кирәк?
– Тәрәзәләрне алыштырырга булдык, икесен куйдырдык, тик оста өченчесен куймады, башта дивар астындагы нигезне ныгытырга киңәш итте. Материаллар сатып алдым, тик эшчеләр таба алмыйм. Нигезне төзәтә һәм диварны тигезли ала торган эшче куллар кирәк. Калган эшләрне балалар белән бергә башкарабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев