Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дан музеендагы дәрес

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов киңәшен тормышка ашырып, Келәнче төп мәктәбендә музей дәресләре үткәрелә башлады. 5 класс укучылары класс җитәкчеләре Ләлә Кадыйрова белән авыл мәдәният йортында урнашкан Дан музеенда шундый дәрестә булды. Алар мәдәният йорты җитәкчесе Гөлсем Нәҗмиева белән берлектә үткәрелгән бу чарада авылыбызның Бөек Ватан сугышы чорындагы бай тарихы белән танышты....

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов киңәшен тормышка ашырып, Келәнче төп мәктәбендә музей дәресләре үткәрелә башлады.

5 класс укучылары класс җитәкчеләре Ләлә Кадыйрова белән авыл мәдәният йортында урнашкан Дан музеенда шундый дәрестә булды. Алар мәдәният йорты җитәкчесе Гөлсем Нәҗмиева белән берлектә үткәрелгән бу чарада авылыбызның Бөек Ватан сугышы чорындагы бай тарихы белән танышты. Фронттан язылган өчпочмаклы солдат хатлары, авылдашларыбызга килгән беренче повесткалар, батырлык өчен бирелгән сугышчан бүләкләр, дәү әти-дәү әниләре, туганнарының тылдагы тырыш хезмәте белән танышу укучыларда зур кызыксыну уятты. Утлы еллар хатирәләрен саклаган бу экспонатлар сугышның һәр гаилә өчен нинди трагедия икәнен, аның берәүне дә читләтеп үтмәвен күрсәтә. Алар дәһшәтле сугышның бик күп гомерләрне өзүен, хәбәрсез югалган, фронтта ятып калган яки аннан яраланып кайтып, гомер буе сызланып яшәп бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызның истәлегенә шаһит булып тора. Җирле материалларга нигезләнеп үткәрелгән музейдагы бу дәрес укучылар өчен бик файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X