Идел таннары
  • Рус Тат
  • Сугыш еллары - архив документларында

    Архив документлары- Бөек Җиңүне көндәлек хезмәте белән якынайткан кешеләрнең батырлыгы һәм кыюлыгының бер яктыртылышы. Кама Тамагы районы да Җиңү көнен якынайтуга бәһасез өлеш керткән. Әмма сугыш үзенең утлы эзен яу кырларында гына калдырмаган. Ул тылдагыларны да ач-ялангач иткән. СССР территориясенең күпчелек өлеше басып алыну нәтиҗәсендә сугышны икътисадый тәэмин итүнең төп...

    Архив документлары- Бөек Җиңүне көндәлек хезмәте белән якынайткан кешеләрнең батырлыгы һәм кыюлыгының бер яктыртылышы.

    Кама Тамагы районы да Җиңү көнен якынайтуга бәһасез өлеш керткән.

    Әмма сугыш үзенең утлы эзен яу кырларында гына калдырмаган. Ул тылдагыларны да ач-ялангач иткән.

    СССР территориясенең күпчелек өлеше басып алыну нәтиҗәсендә сугышны икътисадый тәэмин итүнең төп авырлыгы тыл хезмәтчәннәре иңнәренә төшә. Безнең районга Белоруссия, Украина, Эстония, Литва, Латвия ССРлар, Мәскәү, Орел, Мурманск, Ленинград, Витебск, Калининград һәм башка өлкәләрдә яшәүчеләр эвакуацияләнә. 1942 елның 1 мартына районга эвакуацияләнүчеләр исемлегендә 1388 кеше исәпләнә. Якташларыбыз әнә шуның кадәр кешене ашата, эчертә һәм торыр урын бирә. Алар җирле халык белән бергә иртә таңнан караңгы төнгәчә илбасарлардан азат ителгән шәһәр һәм авылларына әйләнеп кайту хыялы белән эшли.

    Сөялләнгән куллар, көрәк һәм сәнәк, трактор штурвалларын тота, икмәк, терлек үстерә һәм балалар тәрбияли. Хезмәт фронты нигездә хатын-кыз, карт-коры һәм бала-чагадан тора.

    1941 елның ноябрендә әлеге ханымнар, яшүсмерләр һәм хәрби хезмәткә алынмаган ир-атлар 40 олауда Апас районы Мурзино авылына саклану ныгытмалары төзергә бара.

    Сугыш башлануга ук районда армияне коралландыруга акча җыю эше башланып китә. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать, елга флоты хәрби режимга күчә. 1941 елның көзенә Кама Тамагы районы хезмәт ияләре саклану фондына 55561 сум, дәүләт займы облигацияләре белән 80 мең сум акча җыя.

    Катгый хәрби вакыт каты законнар да таләп итә, партия органнары, НКВД дисциплина урнаштыра белә. Сугыш елларында Заһит Зиннәт улы Булатов (1939-1942 еллар), Андрей Васильевич Лазарев (1942-1949 еллар) сугыш елларында район башкарма комитеты рәисе булып эшлиләр.

    А.Фәрдиев, А.И.Новиков, Ф.Ф.Федотов, К.С.Яшин ВКП (б)ның Кама Тамагы районы беренче секретарьлары була. Алар җитәкчелегендә халыкны олысы да, кечесе дә иген чәчә, урып-җыя, терлек үстерә.

    1943 елда халык хуҗалыгын ныгыту өчен югарыдан 20 гаиләне Бурят-Монгол АССРның Еравнинский районында эшләү өчен күчерү разнарядкасы килә. Илгә азык-төлек кирәк була. Табигате кырыс якларда аучылык, балык тоту һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә кирәк. Нигездә Шыршалан, Балтач авылларында яшәүчеләр ирекле-мәҗбүри китә.

    Сугыш елларында М.В. Бардебанов, А.П. Уралев җитәкчелегендәге Кама Тамагы МТСы үз эшчәнлеген киңәйтеп җибәрә. Анда 12 НАТИ тракторы, 8 СТЗ тракторы, 3 У-2 тракторы, 15 "Коммунар" комбайны исәпләнә, 1944 елда басуларга Ф.М.Гурьянов җитәкчелегендәге Тәмте МТС техникасы да чыга. Бер тракторга эшләнеш 660 га тәшкил итә.

    Кама Тамагы пристаненда хатын-кызлар бригадасы тәүлегенә 12-16 сәгать эшли. Баржалар бушата, суднолар бункерларын эшкәртә, аларга күмер, утын тутыра, фронт һәм тимерчелек өчен ягулык әзерли. 1941-1942 елгы зәмһәрир суыклы кышта пароходлар ремонтлау мастерскоена ягулык өчен мазутны трюмнардан боз өстеннән чана белән ташыйлар. Сугыш елы документларын карап гаҗәпкә каласың- хезмәт ияләре депутатлары район советы башкарма комитетының нинди генә мәсьәләләрне хәл итәргә туры килмәгән, шул исәптән район оешмалары һәм учреждение документлары сакланышын тәэмин итү дә (1943 елның 13 гыйнварындагы 2 нче беркетмә).

    Бер кешегә икмәк паегы турындагы документлары сакланган. Тәүлеклек норма түбәндәгечә: эшчегә-480 грамм, хезмәткәргә 360 грамм, иждевенецка- 300 г, балаларга- 240 г, Ватан сугышы инвалидына- 360г, эвакуацияләнүчегә- 240 г, укучыга- 35 г. Авыл советлары буенча гражданнар исемлеге катгый төзелә. Икмәк паегы алу өчен район башкарма комитеты карары кирәк була.

    Фидакарь хезмәт югары хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үтелә. 1946-1948 елларда районның 4244 кешесе "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнә. Җәмәгать тәртибен саклау турындагы документ та кызыклы (1944 елның 15 апрелендәге мәҗбүри карар). Анда "кычкырып, тавышланып, оятсыз җырлар җырлап, сүгенү, хулиганлык гамәлләре кылу, дәүләт учреждениеләрендә һәм җәмәгать урыннарында сәрхүшләнеп йөрү тыела". Гаеплеләр 100 сум күләмендә штрафка, бер айга мәҗбүри хезмәт яки җинаять тәртибендә җәзага тартылган.

    Район үзәге һәм торак пунктлар территориясен санитар чистарту турындагы документ сакланган (1946 елның 16 февралендәге мәҗбүри карар). Анда "барлык урамнарны, ишек алларын, учреждение һәм предприятиеләрне, базар мәйданын, шәхси йорт капка төпләрен 1 мартка кадәр чүп-чардан чистарту" вакыты билгеләнгән. Гаеплеләр 100 сум күләмендә штрафка яки бер айга мәҗбүри хезмәт эшләренә тартылган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: