Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чупакабралар кире кайта

Хәтерегездә булса, былтыр ниндидер бер җәнлек, ихаталарга кереп, сиздермичә генә каз-үрдәкләр, куяннарны буып, күпме хуҗаларның тынычлыгын алган иде. Көннәр җылыну белән Сарман районы Яхшыбай авылында да шуңа охшашлы «ау сезоны» башланган. Дистәләрчә тавык-үрдәкләр билгесез җәнлекнең корбаны булырга өлгергән инде. Җәнлек төнлә генә «эш итә», тавышсыз-тынсыз йөри икән. Җинаять урынында кан...

Хәтерегездә булса, былтыр ниндидер бер җәнлек, ихаталарга кереп, сиздермичә генә каз-үрдәкләр, куяннарны буып, күпме хуҗаларның тынычлыгын алган иде.

Көннәр җылыну белән Сарман районы Яхшыбай авылында да шуңа охшашлы «ау сезоны» башланган. Дистәләрчә тавык-үрдәкләр билгесез җәнлекнең корбаны булырга өлгергән инде. Җәнлек төнлә генә «эш итә», тавышсыз-тынсыз йөри икән. Җинаять урынында кан белән йон кала да, кайвакыт буып ташланган кош түшкәләре генә кала ди. Авыл кешеләре котырган төлке эшедер бу дип шикләнә. Хәзерге вакытта авылда билгесез җәнлеккә ау бара.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев