Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шигырьләрең сугара алса күңелләрне

"Җырлыйм сагыну хисләремне..." ...Нинди бәхет шагыйрь өчен Шигырьләре,Салкын чишмә сугаргандай Үзәннәрне,Сугара алса кеше күңелен. Әйе, күңелләргә тирән үтеп керә алган шигырьләр иҗат итүче Рәшит абый Данышлының "Мәхәббәт тәлгәшләре" исемле китабы дөнья күрде. Шул уңайдан, 5 март көнендә үзәк китапханәдә шигъри җанлы булып күңелләребезгә кереп калган якташыбыз җирле шагыйрь Рәшит Салаватовның...

"Җырлыйм сагыну хисләремне..."
...Нинди бәхет шагыйрь өчен
Шигырьләре,Салкын чишмә сугаргандай
Үзәннәрне,Сугара алса кеше күңелен.
Әйе, күңелләргә тирән үтеп керә алган шигырьләр иҗат итүче Рәшит абый Данышлының "Мәхәббәт тәлгәшләре" исемле китабы дөнья күрде. Шул уңайдан, 5 март көнендә үзәк китапханәдә шигъри җанлы булып күңелләребезгә кереп калган якташыбыз җирле шагыйрь Рәшит Салаватовның китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Китап район хакимиятенең матди ярдәме белән чыгарылды. Хакимият башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин Рәшит абыйның шигырьләрен җыеп, китап итеп туплап чыгаруда зур булышлык күрсәткән Рәфика Хәйруллина һәм Флера Нурмиева хезмәтләрен югары бәяләп, рәхмәтен белдерде. "Атказанган мәдәният хезмәткәре", 40 елга якын район газетасында эшләгән Рәфика апа Рәшит абыйның 1969 елдан бирле редакция белән элемтәдә булуын, шигырьләрен җибәреп торуын, үзе дә килеп сөйләшеп утыруларын бик җылы итеп искә алды. Олы Салтык мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укытучы, музей эшен алып баручы Флера Нурмиева Рәшит абыйның һәрбер шигырен укып күңеле аша уздырып тәртипкә салган электрон формада туплаган.
Әлеге очрашуда Рәшит абыйның бертуган сеңлесе Даныш авылында яшәүче Дания апа абыйсы турында истәлекләре белән уртаклашты, аның кешелекле, эшчән, туган җанлы булуын яратып сөйләде. Дания апаның кызлары һәм полициядә эшләүче авылдашлары Резидә Заһидуллина Рәшит Данышлының "Күл тирәләре камыш" исемле шигыренә язылган җырны башкардылар. Көен Даныш егете Айдар Айтуганов иҗат иткән. Р. Данышлының шигырьләре җырлап тора, көй, музыка сорап тора. Шуңа да аның берничә шигыренә бистәбездә яшәүче музыка укытучысы Нариман Хә сәнов та көй язган. Рушания (Дания апаның кызы) Рәшит абыйсының китапка кермәгән берничә шигыре белән таныштырды.
Китап Рәшит абыйның рухын саклый. Анда бик күп темага иҗат ителгән шигырьләре тупланган, бигрәк тә туган ягына, мәхәббәт темасына багышланганнары күңелгә якын. Р.Данышлы һәрвакыт алмагачлы, мәтрүшкәле, җырлы чишмәләре белән тирә-юньдә дан тоткан туган ягын данлап, яратып, җыр-шигырьләргә күмеп яшәде, тау ягы-туган ягына булган мәхәббәтен шигырьләре аша аңлатып торды. "Тау ягы - туган ягым" поэмасы, "Туган җиргә", "Сагыну җыры", "Кышкы иртәдә" кебек шигырьләре шундыйлардан.
Һәр җирнең, һәрбер якның үз шәхесләре, күренекле, ватанпәрвәр уллары, кызлары бар. Рәшит абый әнә шул данлы якташларын да онытмаган, аларга багышлап та шигырьләр язган. Мәсәлән: "Якташлар", "Яңа ел такмаклары" һ.б. Шулай ук китапта мәхәббәт шигырьләре дә күп урын алган: "Чәчәк җыйдым", "Сиңа табыныйм", "Сагыну". Кичәдә Кама Тамагы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Хәйруллина һәм аның укучылары 10 сыйныф кызлары тамашачыга әлеге шигырьләрне бик матур итеп җиткерде.
Очрашуда яңгыраган җырлар, шигырьләр, аның турындагы истәлекләр беркемне дә битараф калдырмагандыр. Әлеге китапны тәкъдим итү кичәсенең максаты да яшь буынны якташ (җирле) шагыйрь Р. Данышлы иҗаты белән таныштыру, аның уй-хисләрен шигъри тәлгәшләргә төреп алар күңеленә җиткерү иде. Кичә Рәшит абыйның "... Даныш урманнары Бунтарь җанлы улын онытмас,"- дигән шигъри юллары белән тәмамланды. Әйе, без якташларыбызны онытырга тиеш түгел. Очрашу Дания апа пешергән бәлешләр белән чәй эчү, аралашу белән дәвам итте. Күңелләрдә бары тик онытылмас җылы тәэсирләр генә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев