Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәхси счетлар турында

Пенсиянең тупланма өлеше булмаган гражданнарга пенсия счетлары торышы турында хәбәр җибәрә. Россия Федерациясе Пенсия фонды, гамәлдәге закон нигезендә пенсияләренең тупланма өлеше булмаган гражданнарга пенсия иминләве системасында индивидуаль лицевой счетлары торышы турында хәбәр җибәрә башлады. Агымдагы елда андый хатны 800дән күбрәк кеше алачак. Һәр хәбәр-заказлы хат, ул гражданинның индивидуаль лицевой счетында...

Пенсиянең тупланма өлеше булмаган гражданнарга пенсия счетлары торышы турында хәбәр җибәрә.
Россия Федерациясе Пенсия фонды, гамәлдәге закон нигезендә пенсияләренең тупланма өлеше булмаган гражданнарга пенсия иминләве системасында индивидуаль лицевой счетлары торышы турында хәбәр җибәрә башлады. Агымдагы елда андый хатны 800дән күбрәк кеше алачак.
Һәр хәбәр-заказлы хат, ул гражданинның индивидуаль лицевой счетында күрсәтелгән адреска җибәрелә. Кагыйдә буларак бу форт адресы. Хатта 2011 ел һәм алдагы елларда пенсия фондына пенсиянең иминләү өлешен финанслауга эш бирүчедән кергән түләүләр (шулай ук аларны индексацияләү турындагы мәгълүматлар), барлык эш бирүче түләүләре турында мәгълүматлар (әгәр гражданин берничә урында эшләсә) тупланган.
Пенсияләрнең тупланма өлеше булган гражданнарга пенсия счетлары торышы турында хәбәр 2012 елның 31 августына төгәлләнде. Пенсияләрнең иминләү һәм тупланма өлешенә иминләү взнослары, сайлап алынган идарә компанияләренең нәтиҗәле эшеннән тыш агымдагы елда хатта пенсияләрне дәүләт финанславы программасы кысаларында взнослар турындагы мәгълүмат бар. Әгәр гражданин индивидуаль лицевой счет торышы турында пенсия фондыннан хат алмаса, мәгълүматны ТР дәүләт хезмәте порталыннан белә ала яки сәбәбен ачыклау өчен яшәү урыны буенча пенсия фонды территориаль органына мөрәҗәгать итәргә була.
Мәҗбүри пенсия иминләве кысаларында пенсиянең тупланма өлеше булмаган кешеләргә дәүләт финанслашуы программасы пенсиянең тупланма өлешен мөстәкыйль туплау мөмкинлеге бирә. Программага кергән очракта гражданнар взнослары һәм дәүләт яки эш бирүче тарафыннан финанслашуы турындагы мәгълүматлар да пенсия фондыннан җибәрелгән хатларда чагылыш табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев