Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәчү алдыннан техника кабул ителде

Беренчел мәгълүматлар буенча, районда киләсе атнада кыр эшләре башланачак.

Язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында районның авыл хуҗалыгы оешмаларындагы техниканы кабул иттеләр. Комиссиягә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Наил Алиуллов һәм район башлыгы Наил Вазыйхов җитәкчелек итте.

Беренче булып «Олы Кариле» ҖЧҖдагы техниканы карадылар. Биредә чәчү мәйданнары кечкенә, техника да күп түгел: 17 трактор, чәчү комплексы, чәчкечләр, тырмалау комплекслары, культиваторлар – барысы да чәчүгә әзер. Авыл хуҗалыгы предприятиесе тулысынча механизаторлар һәм белгечләр белән тәэмин ителгән.

«Восток-Зернопродукт» генераль директоры урынбасары Рамил Шакиров авыл хуҗалыгы предприятиесенең орлыклар, ашламалар белән тулысынча тәэмин ителүен, ягулык-майлау материаллары кертелүен билгеләп үтте.

– Быел без техник культуралар – рапс һәм көнбагыш өчен мәйданнарны арттырырга планлаштырабыз, аларны бөртеклеләргә караганда ике тапкыр күбрәк мәйданда чәчәчәкбез. Рапсны вак орлыклы культураларга махсуслашкан Коркачык элеваторына илтәбез. Анда аны эшкәртеп бетерәбез һәм сатабыз. 

– Олы Кариледә әзерлек 96 процент тәшкил итә. Бу бик яхшы күрсәткеч. Биредә механизаторларның ике сменалы эше куәтле тракторларда гына башкарыла, әмма чәчү мәйданнары кечкенә, шуңа күрә алар агрономик срокларга сыя, - диде Наил Кыяметдин улы.

Комиссия тарафыннан каралган икенче объект – Олы Салтыктагы ашлык киптерү комплексы. Аның территориясендә 6,5 мең тонна ашлык сыйдырышлы яңа склад төзелә.

– Бина мәҗбүри вентиляция белән тәэмин ителәчәк, бу зур күләмдәге ашлык сыйфатын саклап калу мөмкинлеге бирәчәк, - дип билгеләп үтте «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры Александр Карасев.

Уразлы мәйданчыгында комиссия чәчү комплексын, эремә узелын карады, әзерләнгән минераль ашламалар күләмен бәяләде.

– Район буенча ашламалар белән тәэмин ителеш һәр гектарга уртача 115 кг тәэсир итүче матдәне тәшкил итә, ә «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖда бу күрсәткеч 130 килограммнан артып китә, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев. - Гомумән алганда, предприятие 11 мең тонна төрле ашлама әзерләгән. Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы министрлыгыннан субсидия алу өчен предприятие гектарына 50 килограммнан да ким булмаган күләмдә тәэсир итүче матдә әзерләргә тиеш.

«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ машиналар ишегалдында предприятиенең күләмен бәяләргә мөмкин булды. Күп санлы төрле авыл хуҗалыгы техникасы бер урында тупланган. Куәтле тракторлар, бункер-төягечләр, комбайннар, сиптергечләр, чәчү комплекслары рәтләре тулы бер урам озынлыгында. Техникага агымдагы ремонт ясау өчен кирәкле кораллар һәм дизель-генератор белән җиһазландырылган «Газель» әзерләнгән.

Быел авыл хуҗалыгы эшләренә бәяләр 1000 сумга арткан, уртача хезмәт хакы 12 000 сумга артачак һәм 90 000 сумга җитәчәк дип фаразлана. 

– Безнең вәкилләр булган биш район арасыннан биредә йөз процент әзерлек, Кама Тамагы –  язгы кыр эшләренә иң әзере, - диде Наил Алиуллов. – Көчле инвестор килү белән сезнең районның авыл хуҗалыгындагы вәзгыять нык үзгәрде һәм бу куанычлы. Күрәсең, кешеләр эшләргә тели һәм хезмәт өчен тиешенчә түләнәчәген беләләр. Предприятие техниканы һәм эшчеләрне әзерләү буенча билгеләнгән барлык таләпләрне үти. Болар – медицина тикшерүләре, махсус киемнәр, дару тартмалары, янгын сүндергечләр. Хезмәт коллективына куелган барлык бурычларны үтәүләрен һәм яхшы уңыш җыюларын телисе генә кала.

Предприятиеләрнең әзерлеген Наил Вазыйхов та югары бәяләде. Ул механизаторларга уңышлар, барлык эшләрне дә вакытында башкарып чыгуларын һәм яхшы һава торышы теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев