Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмнәр гөрләп узды

24 май һәм 30 майда Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Олы Бортас, Кече Бортас һәм Балчыклы авылларында "Авыл көне" уздырылды. Көн тәртибенә беренче итеп зират өстен чисталау кертелгән булса да, без бу эшне 2 майда ук башкарган идек. Авыл халкы, кайткан кешеләр бердәм булып, зират өстен чүп-чардан, корыган агачлардан чистартты....

24 май һәм 30 майда Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Олы Бортас, Кече Бортас һәм Балчыклы авылларында "Авыл көне" уздырылды. Көн тәртибенә беренче итеп зират өстен чисталау кертелгән булса да, без бу эшне 2 майда ук башкарган идек. Авыл халкы, кайткан кешеләр бердәм булып, зират өстен чүп-чардан, корыган агачлардан чистартты.

24 майда бар халык, эшләрен тәмамлап, кичке 17:00 сәгатьтә Балчыклы авылының иң матур җиренә, авыл башына - "Каенлык"ка бәйрәмгә җыелды. Авылның имам- атыйбы Рәшит абый Галиев үзенең изге догалары белән бәйрәмне ачып җибәрде. Аннан соң сүзне авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев алды. Ул үзенең чыгышында барлык жыелган авылдашларны, кайткан кунакларны котлап, бәйрәмне оештыруга үзенең төп булышлыгын кертүче Рафик Галиуллинга , шулай ук авылга бар яктан да ярдәм итепторучылар Илһам һәм Илдар Шиһаповларга да зур рәхмәтен җиткерде. 2015 елда үзләренең 55, 60, 70, 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләргә, иң өлкән һәм иң яшь кешеләргә, сугыш ветераннарына, тылда хезмәтчәннәренә, актив укучыларга, авылның киләчәк буыннарына иганәчеләрнең бүләкләрен тапшырды. Бәйрәмгә кунакка район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илдан Шәйморзин да килгән иде. Ул да авыл халкын, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады. Мәйданда уеннар җыр, бию белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, үзебезнең авыл һәм кайткан кунаклар чыгышы авылны моңга күмеп, җыелган халыкнын күнелендә озаке онытылмаслык хисләр калдырды. Уеннарда да халык актив катнашты. Мәйдан читендә чәй табыны әзерләнде. Кәлимуллин Хәлим зур казанда пылау пешереп бәйрәмгә узеннән зур өлеш кертте. Теләгән һәр кеше кайнар пылау ашап, тәмле чәй белән сыйланды, өч кибет сату белән килде. Төп иганәчеләребезгә һәм шулай ук Зиннәтуллина Римма һәм Марат, Мотыйгуллина Земфира һәм Ринат, Татарстаннын спорт остасы Илнар Кәлимуллинга, бәйрәмне үткәрүдә үзеннән өлеш керткән һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәм тантансын, яңа төзелгән ял-уен паркында салют аттырып тәмамлап, халык бик канәгать булып, киләсе елга да очрашырбыз дигән теләк белән өйләренә таралышты.

Балчыклы авылы җирле ижтимагый узидарә оешмасы җитәкчесе Рәшит Исламов

30 май Олы һәм Кече Бортас, Суыксу авыллырының авыл көне уздырылды. Бәйрәмне оештыруга зур өлешләрен кертүчеләр Рифат Фоат улы Вәлеев, Ислам Гарифулла улы Шаһиев, бәйрәмне үткәрүдә үзеннән өлеш керткән һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук барлык юбилярлар да Балчыклыдагы кебек ук котланылды. Бәйрәм тантанасы салюты белән тәмамланып, халык бик канәгать булып, киләсе елга да очрашырбыз дигән теләк белән өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев