Бәйрәм тантанасы

21 февральдә Казанда М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы булды. Әлеге чарага төрле елларда сугыш гамәлләрнедә катнашучылар җыелган иде. Болар - Бөек Ватан сугышы ветераннары да, хәрби интернационалистлар да, кайнар нокталарда сугыш гамәлләрендә катнашучылар да. Аннан алда Татарстан Президенты кабул итеп, Бөек Ватан...

21 февральдә Казанда М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы булды.

Әлеге чарага төрле елларда сугыш гамәлләрнедә катнашучылар җыелган иде. Болар - Бөек Ватан сугышы ветераннары да, хәрби интернационалистлар да, кайнар нокталарда сугыш гамәлләрендә катнашучылар да. Аннан алда Татарстан Президенты кабул итеп, Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшырган иде. Безнең районнан тантанада сугыш ветераны Вазыйх Ногманов, әфганчылар җәмгыяте рәисе Рамил Кәримов, әфган сугышын узган Рафик Нәбиуллин, Александр Мещанов, Чечняда сугыш гамәлләрендә катнашкан Марсель Мөбәриев һәм Сергей Кулагин катнашты. Делегацияне МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин җитәкләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне