Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!

Бүген илебезнең һәр почмагында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парад уза. Райоыныбызның барлык җирлекләрендә ветераннарны хөрмәтлиләр. Район үзәгендә райпо мәйданыннан укучылар, "ветераннарның үлемсез колоннасы". район оешмалары поселок халкы һәм кунаклар белән бергә Карл Марск урамыннан мәдәният йорты мәйданына кадәр тантаналы колонна белән узды. Сугыш кырларында ятып калган сугышчылар мемориалына чәчәкләр...

Бүген илебезнең һәр почмагында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парад уза. Райоыныбызның барлык җирлекләрендә ветераннарны хөрмәтлиләр. Район үзәгендә райпо мәйданыннан укучылар, "ветераннарның үлемсез колоннасы". район оешмалары поселок халкы һәм кунаклар белән бергә Карл Марск урамыннан мәдәният йорты мәйданына кадәр тантаналы колонна белән узды.

Сугыш кырларында ятып калган сугышчылар мемориалына чәчәкләр салу һәм сугшы коралыннан салют җитңүчеләр буынына карата чиксез рәхмәт хисләрен уята.

Районда беренче тапкыр Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итү РДК стенасына куелган светодиод экранда күрсәтелде. Һәркем Кызыл мәйдандагы хәрби парадны карый, дәүләт башлыгы Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов котлауларын тыңлый алды.

МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов район халкынданлы Җиңү юбилее белән котлады. Халык алдында ТР МЧС минитсры Рафис Хәбибуллин һәм районда ТР хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Дамир Сергеев һәм сугыш ветераны Хәким Кәрим улы Галиуллин чыгыш ясады.

"Җирдә тынычлык хакына" дип исемләнгән бәйрәм концерты ямь өстенә-ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев