Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт фронты ветераннары! Кадерле якташлар! Сезне чын күңелдән бөек бәйрәм - совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм. Бүген без батырлыклары һәм чыламлыклары нәтиҗәсендә ирекле илдә тыныч күк йөзе астында яшәвебезне яу кырларында кулларына корла һәм тылда намус хезмтләре белән Җиңү көнен якынайтучыларны...

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт фронты ветераннары!

Кадерле якташлар!

Сезне чын күңелдән бөек бәйрәм - совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм. Бүген без батырлыклары һәм чыламлыклары нәтиҗәсендә ирекле илдә тыныч күк йөзе астында яшәвебезне яу кырларында кулларына корла һәм тылда намус хезмтләре белән Җиңү көнен якынайтучыларны хөрмәтлибез. 1945 ел маеннан безне 70 ел вакыт аерып тора, әмма Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, сугыш чоры авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән, ә аннары илебезне харәбәрләрдән торгызган кешеләр турындагы хәтер мәңге яшәячәк.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезнең көчле рухыгыз, Ватаныбызга карата мәхәббәтегез, батырлыгыгыз безнең өчен һәрвакыт үрнәк.Сезнең варислар булу -безнең өчен зур горурлык. Без сездән эстафетаны кабул итеп алырга - илебез иминлеге, балаларыбыз һәм оныкларыбызның лаеклы киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстебезгә алырга әзер.Җиңүчеләр буынының данлы традицияләрен дәвам итү, үз хезмәтебез белән районыбыз куәтен арттыру мөмкинлеге бирелде. Әлеге истәлекле көндә чын күңелдән сезгә бәхет, сәламәтлек, якыннарыгызның җылысын тоеп яшәвевгезне телим. Җиңү һәм хәтер һәрвакыт бзнең йөрәкләрдә, матур башлангычларыбызда, өлкән буын турында көндәлек кайгыртып торуыбызда булачак.

Павел Лоханов,

муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев