Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел Кама Тамагында 79 бала дөньяга аваз салган

Илебездә әниләр көне 1998 елда Россия Президенты Указы нигезендә дәүләт дәрәҗәсендә рәсми рәвештә расланды. Яңа бәйрәм булса да, ана хезмәтенең мактауга һәм югары бәягә лаек булуы илебездәге һәр әни өчен бик мөһим. Бәйрәмгә берничә көн кала районыбыз бала тудыру йортында 3 бала туган. Шунысын да искәртергә кирәк - алар гаиләдә...

Илебездә әниләр көне 1998 елда Россия Президенты Указы нигезендә дәүләт дәрәҗәсендә рәсми рәвештә расланды. Яңа бәйрәм булса да, ана хезмәтенең мактауга һәм югары бәягә лаек булуы илебездәге һәр әни өчен бик мөһим. Бәйрәмгә берничә көн кала районыбыз бала тудыру йортында 3 бала туган. Шунысын да искәртергә кирәк - алар гаиләдә беренче генә бала түгел.


Олы Кариле авылыннан Вәсимә Галимҗанова бу атнада дүртенче кызын тапкан. Вәсимә «Олы Кариле» ААҖда бозау караучы булып эшли. Олы кызына - 13, икенчесенә - 5, өченчесенә - 4 яшь.

Күптән түгел генә Яшелчә фермасы мөдире Илмира Биктимерова белән әңгәмә корган идек. Ул газета корреспондентларына ферма эшчәнлеге турында сөйләгән иде. Илмираны 25 ноябрьдә бала тудыру йортында очраттык. Ул өченче баласын - улын тапкан. Олы улына - 14, кызына - 11 яшь.

Тагын бер әни кадрга эләкмәде, ләкин аның турында без язмый кала алмадык. Альбина Гыйззәтуллина күптән түгел дүртенче баласын тапкан. Хәзер алар гаиләсендә ике кыз, ике ул үсәчәк.

Элек-электән аналарны хөрмәт иткәннәр, чөнки алар яңа тормыш бүләк итәләр. Аларың кыйммәтен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Ана - гаиләнең нигезе.

Бары тик ул гына балалары өчен үзен корбан итәгә әзер. Баласына бар назны, шәфкатьне бирүче ул. Хатын-кыз нинди генә югары үрләргә менсә дә, бу уңышы аңа ана булу бәхетен алыштыра алмый.

Әниләрегезне бәйрәм белән котлагыз, мәхәббәтегез, игътибарыгыз белән аларны сөендерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев