Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәяләр төшә: Россиядә кайбер товарлар 50 процентка кадәр арзанайган

2-9 апрель чорында баклажан һәм киви бигрәк тә нык очсызланган.

Халыкның озак сакланылышлы товарларны – шикәр комы, тоз, ярмадан тыш, көнкүреш химиясен, бәдрәф кәгазе, гигиена әйберләрен күпләп җыюы сәбәпле, март аенда бәяләр 7,61%ка үскән. Әмма хәзер хәлләр үзгәрә. Март башында доллар 120 сум торса, хәзер ул февральдәге күрсәткечләренә – 80-82 сумга кире әйләнеп кайтты. Нәтиҗәдә күпләр тынычланып калды һәм сәүдә үзәкләре сукмакларын азрак таптый башлады. Шулай итеп, кибетләрдәге ыгы-зыгы кимү чит илдән кайтарылган, шулай ук үзебездә җитештерелгән кайбер продуктларның бәясе төшүгә китерде.

Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе фәнни хезмәткәре Александр Абрамов “КП” хәбәрчесенә 2-9 апрель чорында түбәндәге продуктларның бигрәк тә нык арзанаюын әйткән:

— баклажанның: 50%

— киви: 50%

— ташкабак: 42,5%

— чәчәк кәбестә: 40%

— груша: 28%

— кыяр: 15%

— сөтнең: 8%ка.

Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматлары буенча, бу чорда помидор – 5,3%, банан – 4,8%, дару бәяләре – 0,5-1,5 процентка төшкән.

Монннан тыш көнкүреш техникасы һәм электроника бәяләре дә кими башлаган. Март аенда халык кибетләрдә телевизор, суыткыч һәм кер юу машиналарына ябырылгач, бәяләр 30-50 проценка арткан. Хәзер, ыгы-зыгы кимү сәбәпле, бәяләр март аендагы белән чагыштырганда 15 процентка кимегән.

Белгечләр әйтүенчә, компьютер, көнкүреш техникасы һәм электроника бәясе алга таба әле тагын арзанаерга мөмкин. Шул ук вакытта кайбер товарларның якын араларда очсызлануына өметләнеп булмый. Бер атна эчендә түбәндәге продуктларның бәясе арткан:

чөгендер +7,4%ка

башлы суган +6,3%

бәрәңге +3,6%

кишер +3,4%

исле сабын +3,4%

алма +3,1%

маргарин +3,1%

теш пастасы +3,1%

теш щеткасы бәясе +2,8%ка.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/79424/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X