Буыннан-буынга, йөрәктән-йөрәккә
Мордва Каратае авылында күңелле чара булып узды.
Уникаль мордва-каратай халкы галимнәрнең, журналистларның, телевидение хезмәткәрләренең игътибарын беренче тапкыр гына җәлеп итми.
Берәүләр кызыклы сюжетлар төшерә, икенчеләре бу халыкның тарихын өйрәнә, кемдер фәнни хезмәтләр яза. Ә тарихчы Марат Сәфәров һәм нәшир Илшат Сәлахетдинов моркаратайлыларга багышлап китап чыгарырга булган.
Аз санлы халыкның тради- цияләрен яхшырак аңлау һәм өйрәнү өчен Мәскәү галимнәре һәм журналистлары биредә чара үткәрергә булды. Клуб мөдире Ирина Окунева белән бергәләп өлкәннәрнең өйләрендә булдылар, өлкән кешеләр йолаларны, гореф-гадәтләрне искә төшерделәр, сандыкларда сакланган борынгы әйберләр белән уртаклаштылар, җырладылар, риваятьләр сөйләделәр.
Бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева, Кирельский авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин актив катнашты. Ә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов мордва-каратайларның тарихын өйрәнеп кенә калмаган, ул аны шигъри рәвештә сөйләде. Аның һәр сүзе авыл халкының гына түгел, бәйрәмгә килгән кунакларның да күңел кылларына кагылды. Авыл клубында барысына да урын җитмәде, шуңа күрә күпләр басып торды, фойега чыгып, бәлеш белән чәй эчтеләр, авылны фотога төшерделәр, селфи ясадылар, янә клубка кереп, җырладылар һәм биеделәр, гомумән, бәйрәмнән ләззәт алдылар.
Тарихчы, педагогика фәннәре кандидаты, журналист, «Вести ФМ» радиосында «Мәдәни сәяхәт» һәм «Милли мәсьәлә» тапшыруларын алып баручы Марат Сәфәров, «Читай» нәшрият йорты генераль директоры Илшат Сәлахетдинов, профессиональ фотограф Илдар Ямбиков, татарча һәм русча җырлар иҗат итүче автор-башкаручылар Ренат Абянов һәм Марат Ихсанов муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, аларны урынбасары Илнур Гыйниятов тапшырды. Чараны оештыручыларга һәм артистларга башкарма комитет җитәкчесе Ринат Заһидуллин рәхмәт белдерде, ул залда мәдәният хезмәткәрләренең аз булуына борчылды: «Бу чара районыбызның күп кенә мөһим бәйрәмнәре өчен башлангыч нокта була ала», - диде ул.
Авыл клубы сәхнәсендә без нәрсәләр күрдек соң? Монда этнос, тарих һәм хәзерге заман табигый рәвештә үрелеп барды. Моркаратайлылар үзләренең йолаларын яратып тәкъдим иттеләр, ә Марат Ихсанов һәм Ренат Абянов аларны шигырьләр һәм борынгы халык җырлары белән тулыландырды. Авыл халкы һәм биредә туып-үскән кешеләр сәхнәдән яраткан ризыклары турында сөйләделәр һәм хәтта рецептлар белән уртаклаштылар. Ә бер гасырлык туй күлмәге һәм туй йоласы моркаратайлыларның үз тарихларын кадерләп саклавы турында сөйли.
Монда халык сүзлеген төзегән Владимир Андреев хезмәтенә хөрмәт белән карыйлар. Аның эшен күпмедер мәгънәдә Николай Балякаев дәвам итте. Ул улы белән бергә авылның һәм аның тирә-ягының каратай телендә балачактан ук билгеле атамалары язылган картасын төзегән. «Без хатыным белән икебез дә шушы авылдан, минем бер төрле истә калган, аның икенче төрле. Авылга кайтып, чокырлар, болыннар, елга ярлары, урамнар, Иделгә төшү урыннарының атамаларын авылның аксакалларыннан сораштык. Шулай итеп, уртак хатирәләрне барлап, шушы картаны төзедек», - ди ул.
Чарага әзерлек барышында бик күп фотографияләрне карадылар. «Ә менә бу тәрәзәдән карап торучы кыз хәзер кайда икән?»- дип кызыксынды оештыручылар. Кыз да табылды. Ул Антонида Кузьмина булып чыкты, бүгенге көндә Казанда яши һәм эшли, ләкин кече Ватаны белән элемтәсен югалтмый. Бу чарага да кайткан иде. Әлеге кечкенә генә кебек тоелган мизгелләр бәйрәмгә җылылык өстәде, авылның һәр кешесенең мөһимлеген күрсәтте. Ә Антонида безгә тәрәзәсеннән үзен очраклы фотоаппарат объективы төшереп алган өйне дә күрсәтте хәтта.
Алгы рәткә зур хөрмәт белән авылның өлкән кешеләрен утырттылар. Алар бирегә бик теләп килделәр, чөнки үзләренең дә бәйрәмгә әзерлектә катнашы булды, ә кызлары һәм оныклары сәхнәдән борынгы җырларны башкарганда, җырны күтәреп алдылар да гомуми хорга кушылдылар.
Бәйрәмнең һәр яңа эпизоды белән Марат Ихсановның җырлары күңеллерәк яңгырады, күпләр түзмәде, биергә чыкты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биредә кунакларны кочаклап каршы алдылар һәм шатланып сәламләделәр, шуңа күрә Каратайдан булмаса да, тамашачы бусагадан ук үзенең бу бәйрәмгә катнашын, кирәклеген тойды. Һәркемне чәй белән сыйладылар, җылы сүз, елмаю бүләк иттеләр. Чара тәмамлангач та, беркем дә кайтып китәргә ашыкмады. Клуб ишеге төбендәге үрелгән читәнне, кое макетын, чәчәкләрне карадылар.
Бәйрәмдә катнашучыларның бөтенесен гомуми фото көчкә сыйдырды, чөнки барысына да бу вакыйга янәшәсендә булу мөһим иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев