Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бурыч кар өеме кебек арта тора

Район прокуратурасы авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлегендә федераль закон таләпләрен күпсанлы бозуларны ачыклады. Район прокуратурасы җаваплыгы чикләнгән «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлегендә хезмәт законы таләпләрен үтәүне тикшерде. Тикшерү вакытында җәмгыятьнең хезмәт хакы буенча предприятие хезмәткәрләренә 15000 мең сум бурычы барлыгы ачыкланды. шул ук вакытта предприятие дәүләт статистикасының төбәк органына 2015...

Район прокуратурасы авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлегендә федераль закон таләпләрен күпсанлы бозуларны ачыклады. Район прокуратурасы җаваплыгы чикләнгән «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлегендә хезмәт законы таләпләрен үтәүне тикшерде.

Тикшерү вакытында җәмгыятьнең хезмәт хакы буенча предприятие хезмәткәрләренә 15000 мең сум бурычы барлыгы ачыкланды. шул ук вакытта предприятие дәүләт статистикасының төбәк органына 2015 елның 1 мартына һәм 1 апреленә хезмәт хакы буенча бурыч булмавы хакында мәгълүмат тапшырган. Шулай ук чираттагы ял өчен түләүләрдә тоткарлык бар, эштән киткәндә хезмәткәргә исәп-хисап вакытында ясалмый, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен бер тапкыр күләмдә генә түләнә, хезмәткәрләрне язмача ризалыгы булмыйча эштән соң калып эшләргә җәлеп итү очраклары бар, эш вакыты дәвамлылыгы нормаларын арттыру очраклары да теркәлгән. Моннан тыш, җәмгыять хезмәткәрләренә чираттагы яллары башлану турында ике атна элек кул куйдыртып, хәбәр ителми, ялларының икенче вакытка күчерелүе хезмәткәр гаризасы һәм җитәкче боергы белән расланмый, хезмәт хакын, чираттагы ял өчен, эштән киткәндә түләү һәм хезмәткәргә тиешле башка төр түләүләр вакыты бозылганда акчалата компенсация ясалмый. Нәтиҗәдә Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 22, 91, 123, 124, 136, 140, 153 маддәләре, «Россия Федерациясендә рәсми статистик исәп һәм дәүләт статистикасы системасы турында»гы федераль законның 4 маддәсе таләпләре бозылган.Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 157 маддәсен бозып, 2014 елның декабреннән эш бирүче гаебе белән эшсез торган хезмәткәргә тик торган вакыты өчен акча исәпләнеп, түләнмәгән. Моннан тыш, җәмгыятьнең җаваплы кешеләре тарафыннан суд приставлары башкаручыларына төгәл булмаган мәгълүмат бирү очраклары бар, аерым алганда, хезмәт хакын түләү турында. Югарыда телгә алынган мәгълүматлар хезмәткәрләр файдасына югарыда телгә алынган җәмгыятьтән хезмәт хакын түләттерү турындагы башкарма эшләрне нигезсез туктату өчен сәбәп булды, чөнки әлеге хезмәткәрләргә фактта эш хакы түләнмәгән. Нәтиҗәдә «Башкарма эш турында»гы федераль законның 47 маддәсе 1 бүлеге таләпләре бозылган.

Район прокуратурасы тикшерүе нәтиҗәсендә «Кама Тамагы» АХП директоры Рамил Каюмов исеменә федераль закон таләпләрен бозуларны бетерү турында күрсәтмә чыгарылды. Югарыда телгән алынган предприятиегә хезмәт күрсәтүче җаваплыгы чикләнгән «Һөнәри бухгалтерлык хезмәтләре» җәмгыяте директоры урынбасары Вера Әмәнуллинага карата Россия Федерациясенең административ хокук тәртибе бозу турындагы Кодексының 13.19 маддәсе буенча админстратив хокук тәртибе бозу турында эш кузгатылды. Моннан тыш, җаваплыгы чикләнгән «Һөнәри бухгалтерлык хезмәте» җәмгыяте директоры Ольга Ишмөхәммәтова исеменә федераль закон таләпләрен бетерү турында күрсәтмә чыгарылды. Хәзерге вакытта югарыда телгә алынган актлар тикшерү стадиясендә. Моннан тыш, район прокуроры хезмәт хакын түләттерү турындагы законсыз тукталган 8 башкарма эшкә протест чыгарылды, алар суд приставлары хезмәтенең Кама Тамагы районы бүлеге җитәкчесе Илдар Нигъмәтуллинга җибәрелде. Хәзерге вакытта район прокуроры протестлары канәгатьләндерелде, башкарма эшләр яңартылды.

Кама Тамагы районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев