Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бурычны вакытында түләргә кирәк

15 августта суд приставларының Кама Тамагы бүлеге хезмәткәрләре районның торак пунктларында яшәүче гражданнардан бурычларын түләттерү буенча урыннарда булдылар, аерым алганда, Атабай, Каратал, Иске Казиле авылларында.

Атабай авылында яшәүче бурычы булган Ә.Вәлиеваның "Башкарма эш турында" Федераль законның 80, 87 маддәләре нигезендә башкарма эш буенча бурычын физик һәм юридик затлар файдасына түләү өчен милкенә арест салынган булган. Сату нәтиҗәләре буенча милекнең бер өлеше сатылмаган. Агымдагы башкарма эшләр барышында, башкарма эш турындагы Федераль законның 87 маддәсе 12 пункт нигезендә арест салынган, әмма сатылмаган милекнең бер өлеше бурычны каплау хисабына дәгъва белдерүчегә тапшырылган.
Суд приставларының Кама Тамагы бүлеге вәкилләре шул ук торак пунктта хәзерге вакытта яшәү урынын үзгәрткән, бурычы булганга Курочкинның милкендә каралды. "Башкарма эш турындагы" Федераль законның 59 маддәсе нигезендә, пүнәтәйләр катнашында, штрафны түләү хисабына арест салынырга тиешле милек бурычлыда булмавы ачыкланды.
Иске Казиле торак пунтында бурычы булган М.Җиһаншинның бу авылда теркәлүе, фактта Казанда яшәве ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гражданнарга тагын бер кат искәртәсе килә: бурычны вакытында түләргә кирәк.
Бурычны түләттерү буенча башкарма эш кузгатылган очракта, бурычлыга хәбәр бирү көненнән соң аны ирекле түләү вакыты "Башкрма эш турындагы" Федераль законның 30 маддәсе нигезендә 5 көн билгеләнгән. Әгәр бурычлы кеше ирекле түләү вакытында бурычын түләмәсә, шул ук законның 112 маддәсе нигезендә бурыч суммасының 7 проценты күләмендә, әмма 500 сумнан ким түгел, башкарма җыем түләттерелә. Бурычы булган кешенең милкенә арест салына һәм ул сатарга куела. "Башкарма эш турындагы" Федераль законның 87 маддәсе нигезендә милек сатылмаган очракта, ул алда билгеләп үтелгәнчә, дәгъва белдерүченең ризалыгы белән, әмма милекнең беренчел бәясеннән 25 процентка киметеп, дәгъва белдерүчегә бирелә. Игътибарны аеруча киң таралган күренешкә юнәлтәсем килә, бурычлы кеше еш кына районда, әти-әнисендә, туганнарында, дусларында теркәлсә дә, фактта башка адрес буенча яши. Бу очракта суд приставы "Башкарма эш турындагы" Федераль законның 33, 80 маддәләре нигезендә, милекченең милке түгеллеген раслый алмаганда, милеккә арест салына. Арест салынган милек бурычны түләү хисабына сатылачак.
Һәр кеше бурычлы булып калырга мөмкин. Шуңа күрә, иң элек банклардан кредит алганчы, яки күршеләреңнән билгеле бер сумма сорап торганчы, бурыч чоңгылына батмас өчен үз мөмкинлекләреңне бәяләп, бурычыңны кайчан түлисе турында уйларга кирәк.
Штрафларын, коммуналь хезмәтләргә вакытында түләргә онытучылар да бурычлылар сафын тулыландыра. Шул ук вакытта үз балаларына алимент түләмәүче аталар да шактый.
Алар барысы да җаваплылык һәм Закон хакында онытмасыннар иде.
Рәсемдә: суд пристав-ларының Кама Тамагы бүлеге вәкилләре торак пунктларда эш вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев